Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының исеме һәм составы үзгәрде. «Президент» атамасы «Рәис» кә алыштырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның карарында чагыла, дип яза "Татар-информ".
«Эшче төркем составынан Н.Р. Залаков, Т.В. Никонов, М.Х. Салаховны чыгарырга», — диелә документта.
Алар урынына эшче төркемгә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урынбасары Лилия Сафиуллина кертелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез