Миңнеханов Түбән Камада СИБУРның 30 еллыгына һәм Химик көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында СИБУР компаниясенең 30 еллык юбилеена һәм Химик көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, СИБУР Россия нефть химиясе флагманы булып тора. "Без эре компаниянең юбилеен билгеләп кенә калмыйбыз, ә сәнәгать үсешенең, технологик казанышларның һәм уртак үсешнең тулы бер чорын хөрмәтлибез. Без СИБУРның төп предприятиеләребез – Түбән Кама Нефтехим һәм Казаноргсинтез үсешенә керткән өлешен, Россиядә иң эре олефин комплексы ЭП-600 проектын үз эченә алган колачлы инвестицион программаны гамәлгә ашыруны, шулай ук социаль үсешне һәм республиканың кадрлар потенциалын тәэмин итүгә керткән өлешен югары бәялибез», - диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, СИБУРның гамәлгә ашырыла торган проектлары импортны алыштыруга ярдәм итә, инновацион хәл ителешләр кертүне һәм илнең технологик лидерлыгына ирешүне тәэмин итә. 3 ел эчендә СИБУР республиканың җитештерү һәм социаль объектларын үстерүгә 196 млрд. инвестиция керткән. Шул ук вакытта узган елда гына да инвестицияләр күләме 95 млрд сумга җиткән.

"Аерым рәхмәт – кешеләргә игътибар өчен. СИБУР хезмәт шартларының сыйфаты, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм социаль инициативалар мәсьәләләренә иң яхшы якын килүне күрсәтә. Компания катнашында гамәлгә ашырыла торган мәгариф, фән, кадрлар әзерләү өлкәсендәге проектлар киләчәк инженерлар һәм галимнәр өчен ышанычлы нигез булдыра», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов хәбәр иткәнчә, бүген Түбән Кама химия-технология институты базасында СИБУР белем бирү үзәге ачылды. "Әлеге проект федераль хакимият органнарының, төбәк Хөкүмәтнең һәм бизнесның алдынгы мәгариф инфраструктурасын булдыруда үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген ачык күрсәтә. Бу проектларда үз эшләре белән мавыгучы кешеләр торуы аеруча кыйммәтле", - диде Айрат Гатиятов.

«СИБУР» ҖЧҖ идарәсе рәисе һәм генераль директоры Михаил Карисалов билгеләп үткәнчә, безне чолгап алган 10 предметның 8е синтетик материаллардан эшләнгән. Болар барысы да совет химикларының казанышлары һәм Россия белгечләренең хәзерге уңышлары нәтиҗәсендә мөмкин булды. "Заводлар төзелә, катнаш җитештерүләр үсә. Барлык бу процессларда йөзләрчә мең кеше катнаша. Беренче чиратта, тармакның башлангычында торган ветераннарга рәхмәт белдерәбез. Ә без моннан күп еллар элек башланган эшне дәвам итәчәкбез", - дип өстәде Михаил Карисалов.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев җирле нефть химиясе предприятиеләренә шәһәр тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм чарасында республиканың химия һәм нефть химиясе предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре