Миңнехановның Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытудагы ролен аңлатканнар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытудагы роле – әйтеп бетергесез зур. Политолог Юрий Светов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

“Бездә ислам дөньясы белән шәхси элемтәләрне булдырып килүче ике республика лидеры бар. Болар – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров. Хәзер Малайзия премьер министрының (Әнвәр бин Ибраһим – ред.) Россиягә визиты башлана. Ә Малайзия – икътисадый үсешендә зур уңышларга ирешеп килүче иң зур һәм иң дәрәҗәле мөселман илләренең берсе. Һәм ул (Малайзия премьер министры - ред.) басым ясап әйткәнчә, Мәскәүдән соң, һичшиксез, Казанга киләчәк. Аның Миңнеханов белән очрашырга ниятләве Малайзиядә Россия төбәкләренең бик зур әһәмияткә һәм зур мөмкинлекләргә ия булуын аңлаулары турында сөйли”, – дигән политолог.

Светов әйтүенчә, Миңнеханов кебек кешеләр Россиянең ислам динен тотучылар яши торган төбәкләренең ил өчен, аның үсеше өчен бик мөһим булып торуын бөтен дөньяга дәлилли. Бу төбәкләр конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең узара ихтирам-хөрмәткә нигезләнә алуын күрсәтә, дип басым ясап әйткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Политолог билгеләп үткәнчә, Россиянең күп кенә субъектларына Татарстанның төбәкне үстерүдәге тәҗрибәсенә игътибар итәргә кирәк.

“Узган елның җәендә Казанда булып, шәһәрнең гаять күркәмләнүенә, анда яшәүнең уңайлылыгына сокландым. Гомумән, хәтта кайбер әйберләрне безгә – Петербургка да үрнәк итеп алырга мөмкин”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре