Кичә 86 яшендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат булды. “ВТ” мәшһүр артист белән бәйле хатирәләрне яңарта.
Мәрхүмнең узган елның мартында булган 85 яшьлек юбилеенда Дәүләт Киңәшчесе, Камал театрының тугры тамашачысы Минтимер Шәймиевның әйткән сүзләрен искә төшерик. “Актер кеше шундый булырга тиеш инде ул. Күпме хезмәт куйган – 100гә якын роль уйнаган бу егет. Тавышың да туйдырмады синең, чынлап әйтәм. Ринат тавышы бу, дип әллә кайдан ишетеп торабыз – күңелләр күтәрелеп китә. Менә шундый кешеләр белән яшибез!” – дигән иде ул.
Йөзләп роль башкарып, аның һәрберсендә сине яратканнар, хөрмәт иткәннәр икән, бу инде – үзе бер батырлык. Дәүләт Киңәшчесе аның иҗатын бик югары бәяләгән иде. “Баскетболист” спектаклен гомердә дә онытмыйм. Аны караганнан соң, үзебезнең чыннан да кече буйлы халык, безгә үсәргә кирәк икәнен аңладык. Мин кайчагында, спектакльдә булдымы бу, чын тормышта күрдемме моны, дип уйлап куям. Актерның көче, театрның көче әнә шунда инде ул. Шундый зур эз калдырасыз бит! Сәнгатьнең роле тормышыбызда бик зур. Аны сез барлыкка китерәсез, сез үткәрәсез безнең йөрәккә. Тарихта эз калдырган актерларыбыз турында сокланып сөйлибез. Шуларның берсе бүген монда басып тора. Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз”, – дигән сүзләр әйтте Минтимер Шәймиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез