Минзәләдә полиция хезмәткәре пычак белән ташланган хатынның аягына аткан

Кичә төнлә Минзәләдә хатын-кыз чит кеше автомобиленең тәгәрмәчләрен пычак белән тишкән. Машинаның хуҗасы булган хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, әмма тикшерү барышында каршылык күрсәткән.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, полиция хезмәткәрләре хатын-кызны тынычландырырга тырышуына карамастан, ул аларга төрле янаулар әйтүен дәвам иткән һәм полиция хезмәткәрләренең берсенә пычак кадамакчы булган.

Полиция хезмәткәре хатын-кызның аягына аткан. Хатын-кыз хастаханәдә.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү чаралары үткәрелә. Барлык шартлар ачыклана», – дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре