Миронов: "Без Татарстан Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны хуплаячакбыз"

"Справедливая Россия - За правду" партиясе бу көздә узачак Татарстан Рәисен сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итмәячәк. Бу хакта журналистларга партия җитәкчесе Сергей Миронов әйтте.

"Рәисне сайлауга беркемне дә тәкъдим итмәячәкбез. Без республиканың гамәлдәге башлыгын хуплыйбыз", - диде ул матбугат очрашуында.

Ул бу хакта телефон аша сөйләшкәндә Рөстәм Миңнехановка әйтүен дә белдерде. "Дөресен генә әйткәндә, Рөстәм Нургалиевич моңа гаҗәпләнде", - диде Сергей Миронов.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Миронов белән көннең икенче яртысында очрашачак дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре