"Справедливая Россия - За правду" партиясе җитәкчесе Сергей Миронов бу көзгә билгеләнгән сайлау Татарстанда бер көндә генә узачагын хәбәр итеп, республиканы әлеге карар өчен мактады.
"Илнең күп кенә төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстанда сайлау, гадәттәгечә өч түгел, ә бер генә көндә узачак. Моны бик дөрес дип саныйм. Чөнки төнлә бюллетень тартмалары белән әллә ни булырга мөмкин. Ул өч көнлек сайлау беркемгә дә кирәкми", - диде ул.
Сергей Миронов республиканың җирле үзидарә системасын саклап калуга керткән өлешен дә югары бәяләде. "Кызганыч, күп кенә төбәкләрдә хакимиятнең түбән баскычы юкка чыгарга мөмкин. Авыл халкына исә түрәләргә мөрәҗәгать итү өчен 200 чакрымлап юл узарга туры киләчәк. Сафсата бит бу", - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез