Хургада тирәсендә диңгездә экскурсия батискафының фаҗигагә юлыгуы сәбәпле Татарстаннан табиблар гаиләсе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Агентлыкка мәгълүм булганча, Кристина һәм Равил Вәлиуллиннар кызлары белән Мисырда ял иткән. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, һәлак булган гаилә парының балалары – хәзерге вакытта хастаханәдә.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән яр буеннан 1 чакрым ераклыкта экскурсия батискафы су төбенә киткән. Анда Россиядән 45 турист , шул исәптән балалар булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез