Хургада курорты тирәсендә, яр буеннан 1 чакрым ераклыкта диңгездә “Синдбад” экскурсия батискафының су төбенә китүе сәбәпле, Россиядән 4 кеше һәлак булган.
ТАССР хәбәр иткәнчә, туристларның күпчелеген коткарганнар. Аларны хастаханәгә озатканнар.
Ял батискафы бүген иртән яр буеннан бер чакрым ераклыкта диңгезгә баткан. Анда Россиядән 45 турист, шул исәптән балалар булган.
SHOT телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, батискафта экскурсия бәясе бер кешегә 7 мең сум чамасы тәшкил иткән. Анда 15 ләп бала булган. Алар өчен экскурсия хакы ике тапкыр кимрәк – 3,5 мең сум тәшкил иткән.
Батискаф экскурсия планы буенча 500 метр озынлыктагы коралл рифын карау өчен 25 метр тирәнлеккә төшәргә тиеш булган.
Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез