Михаил Афанасьев Яшел Үзән мэры итеп сайланды

Бүген Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән шәһәре депутатлары советының беренче сессиясе узды. Биредә Михаил Афанасьев бертавыштан шәһәр мэры итеп сайланды.

«2020 елгы Яшел Үзән белән бүгенге шәһәрне чагыштырсаң, үзгәрешләр ачык күренә. Сезнең һәрберегез аларны шәхсән тоя, дип уйлыйм. Иң беренче бурыч – ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу гына түгел, арттыру», – диде Михаил Афанасьев.

Ул ассызыклаганча, депутат корпусы – ул статус һәм күкрәккә таккан билге генә түгел, ә күңел халәте һәм яшәү рәвеше. Монда һәркем чын күңелдән шәһәр, анда яшәүчеләр һәм киләчәк буыннар файдасына эшләргә теләргә тиеш.

Яшел Үзәннең депутатлар корпусы 50 процентка диярлек яңартылган. Мэр сүзләренчә, бу шәһәр администрациясе эшенә яңа импульс бирә.

«Команда лидерыбыз – Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә яңа «иҗат итү бишьеллыгы»на аяк баса. Безнең алда яңа максатлар һәм бурычлар тора. Без аларга ирешә алачакбыз, дип ышанам», – дип өстәде Афанасьев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре