Мобилизация чорында контракт төзүне чикли торган авырулар исемлеген арттырдылар

Россия Оборона министрлыгы мобилизация чорында контракт төзү мөмкинлеген чикли торган авырулар исемлеген арттыра торган боерык проекты әзерләгән. Документ хокукый актлар рәсми порталында басылып чыккан.

Проект буенча, авырулар исемлеге 26дан 35кә арттырыла.

Яңартылган исемлеккә шикәр диабетының барлык төрләре (элек чикләү бары тик I тибына гына кагыла иде), шулай ук аорта, магистраль һәм периферик артерияләр һәм веналар, кан әйләнеше уртача бозылган лимфа тамырлары үсешенең тумыштан килгән аномалияләре кергән.

Моннан тыш, исемлеккә умыртка баганасы, гәүдә сөякләре, очлыклар сыну нәтиҗәләре, шул исәптән, очлыкларның эшчәнлеге бозылу һәм башка авырулар китереп чыгарган очракта, озын сөякләрнең катлаулы сынуы да кертелгән.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре