Күп балалы әтиләр (өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнар) өлешчә мобилизациядән азат ителгәннәр. Бүгенге көндә 9500дән артык күп балалы ир-атларга карата чакырылу турындагы карарлар гамәлдән чыгарылган – аларның барысы да хәрби частьләрдән алынган һәм гаиләләренә кире кайтарылган, дип хәбәр итә Татар-информ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сүзләренә сылтама белән.
«Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ир-атларны мобилизацияләүдән азат итү турында күп мөрәҗәгатьләр килә. Бу мәсьәлә турында Россия Оборона министрлыгы җитәкчелеге белән фикер алыштык. Җавап төгәл: өч һәм аннан да күбрәк балалары булган әтиләр мобилизациядән азат ителергә тиеш», – дип язды ул үзенең телеграм-каналында. Ул шулай ук чакырылыш комиссияләренең Оборона министрлыгы һәм Генераль штаб директиваларына таянырга тиешлеген белдерде.
 Володин шулай ук хәрби хезмәттән кичектереп тору мөмкинлеге бирелә торган гражданнарны искәртеп үтте. Аларга:
 - сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз дип танылганнар;
 - атасын, анасын, хатынын, ирен, бертуганын, бабасын, әбисен, уллыкка алган ата яки анасын караучылар. Шулай ук Федераль медик-социаль экспертиза учреждениесе бәяләмәсе нигезендә сәламәтлеге буенча даими карауга (ярдәм, күзәтчелек) мохтаҗ булган, яисә I группа инвалид булган кешеләрне (закон буенча күрсәтелгән гражданнарны карап торырга тиешле башка затлар булмаганда) тәрбияләүчеләр;
 - балигъ булмаган абыйсы, энесе һәм/яки балигъ булмаган сеңлесенең опекуны яки попечителе;
 - иждивениедә 16 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк балалары булганнар;
 - бер баласы яки аннан да күбрәк булган хатын-кызлар;
 - иждивениедә бер һәм аннан күбрәк баланы анасыз тәрбияләүчеләр.
 «Дәүләт Думасы депутатлары контроле тәэмин ителәчәк», – дип ассызыклады Володин.
 Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстанда мобилизацияләнгән өч балалы ир-атларга кагылышлы мәсьәләләр РФ Саклану министрлыгы дәрәҗәсендә хәл ителүен белдергән иде. Аның сүзләренчә, мондый һәр очрак хәрби ведомство белән берлектә карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез