Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә. Бу турыдагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
"Рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе мөфти Сәмигуллин Камил Искәндәр улын Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләргә", диелгән карарда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез