Мөһаҗирләр өчен концепция

Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә Владимир Путин янә мигрантлар темасына тукталды. Россиядә элек кабул ителгән мигрантлар сәясәте концепциясенең 2025 елда срогы чыга икән. Икенчедән, мөһаҗирләр – шундый катлау, алардан котыласы килә, ләкин булмый. Кремль лидеры да чыгышының башында ук яңа Концепциядә җәмгыятьнең һәм гражданнарның иминлеген өстен куярга кирәклеген искәртте.

Путин докладында әллә ни катлаулы нәрсәләр юк: законсыз миграция каналларын ябарга, миграцион контрольнең заманча инструментларын кулланырга, илгә ватандашларны кайтару чараларын киңәйтергә, россиялеләрнең традицион кыйммәтләрен уртаклашырга әзер булучыларны китертүгә басым ясарга… Боларга өстәп мөһаҗир безнең икътисад таләп иткән квалификациягә һәм белемгә дә ия булсын. Концепция шундый мөһаҗирләргә йөз тотып эшләнсен. Чит ил кешеләрен Россиягә китерүнең тагын бер программасы бар. «Алтын виза» дип атала ул. Андый программа, ягъни ил икътисадына инвестицияләр ясап, башта яшәү хокукын алу, аннан соң гражданлыкка ия булу тәртибе байтак илләрдә гамәлдә. Кайбер илләргә калын кесәлеләр шулкадәр ыргыла: инвестиция күләмен зурайтырга яисә акча түләп гражданлык алу тәртибен бөтенләй туктатырга мәҗбүрләр. Трамп әнә АКШта яшәү хокукын 5 миллион долларга сатмакчы.

Концепциягә әйләнеп кайтыйк әле. Дәүләт документына акыллы җөмләләрне күп тезәргә була, ләкин тиешле шартлар һәм механизм булдырылмаса, ул барыбер эшләмәячәк. «Ни өчен концепцияләр, проектлар, программалар кабул ителә, әмма көтелгән нәтиҗә һаман да юк?» – дигән сорауга җавап эзлисе килә. Якын чит илләрдәге элекке ватандашларны кайтару программасы бар бит әле. Бик күп еллардан бире талпынабыз бу мәсьәләдә. Шартлар җиңеләйтелә, программа камилләштерелә, әмма чит илләрдәге ватандашлар: руслар, татарлар, башкортлар, чуашлар тарихи ватанга кайтырга ыргылып тормый. 2021 елда 49 193 кеше Россиягә кайтып төпләнгән, 2024 тә – бары тик 28,4 мең генә. Дөньяның төрле илләренә сибелгән татарлар – элекке СССР гражданнары гына кире әйләнеп кайтса да, без күпме булыр идек икән? Болар асылда Путин куйган таләпләргә җавап бирүчеләр дә әле: квалификацияләре бар (аеруча СССР таркалгач, читкә китүчеләр), традицион кыйммәтләр мәсьәләсендә дә сынатмыйлардыр дип уйлыйк. Ләкин алар кайтмый… Безгә үз илләрендә сынык таба алмаганнар, ышыкланыр урыны калмаганнар килә гадәттә. Үзләре килмәсә, безнең министрлыклар барып алып кайтуны оештыра, чөнки авыл хуҗалыгында, төзелештә һәм авыр физик көч сорый торган башка тармакларда эшләргә кеше юк. Россия матбугаты хезмәт хаклары күтәрелүдән туктый, кадрлар дефициты дәвам итә, дип хәбәр итә соңгы көннәрдә. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр кытлыгы беренче урынга чыга икән. Россиядә кибет кассасында мөһаҗирне күз алдына китерү кыен. Согуд Гарәбстанында йөргәнем бар. Анда кассаларда гадәттә мөһаҗирләр, нигездә африкалылар. Ашарга да шулар пешерә… Безнең үз халкыбыз сатучы булып кибеттә басып торырга ашыкмый хәзер, чөнки хезмәт хаклары түбән. Бик югары хезмәт хаклары түләнә торган тармаклар бар, шунда ашкыналар.

Путин квалификацияле мөһаҗирләрне бездә яшәргә һәм эшләргә тартырга кирәк дип куша да ул, кайбер төбәкләр белем сорый торган күп кенә профессияләрне мөһаҗирләр өчен тыеп ята. Мәсәлән, мигрант табиб булып эшләмәсен, ди. Дәүләт Думасында шундый чикләүне федераль дәрәҗәдә кертергә өндәүчеләр бар. Димәк, медицина профессоры булсаң да, Россиядә эшли алмыйсың. Ә менә Германиядә табибларның байтагы – мөһаҗирләр.

Россиягә квалификацияле һәм белемле мигрантлар түгел, ә кара эшчеләр агылуның тагын бер җитди сәбәбе бар: бездә хезмәт җитештерүчәнлеге түбән, ягъни технологияләр юк. Әйтик, авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеге АКШтагының 19 проценты кадәр генә. Көнбатыш Европа илләренең – 46, Көньяк Европа илләренең 88 проценты кадәр. Җиңел сәнәгатьтә җитештерүчәнлек АКШтагының – 13, Көнбатыш Европадагының 14 проценты күләмендә. Бу Америкада 1 кеше эшләгән эшне бездә 7,7 кеше эшли дигән сүз. Автомобиль төзелешендә АКШтагы җитештерүчәнлекнең 14 проценты, Көнбатыш Европадагының 17 проценты кадәр нәтиҗәгә ирешәбез. Бары тик файдалы казылмалар табу өлкәсендә генә Көнбатыш Европадагыга караганда уңышлырак эшлибез. Россиядәге җитештерүчәнлек аларныкы белән чагыштырганда – 108 процент. Моның хикмәте бар, билгеле. Европада файдалы казылмалар чыгарылмый диярлек, без исә – чимал державасы. Нефть һәм газ чыгару өлкәсендә дөньякүләм лидерлыкны үз кулына алган Америка белән чагыштыру бу тармакта да безнең файдага түгел. АКШтагының 60 проценты кадәр генә нәтиҗәгә иябез. Шулай булгач квалификацияле кадрлар ни өчен Россиягә килсен? Кайда технологияләр яхшы һәм җитештерүчәнлек югары, шунда түләү дә әйбәт, димәк, шунда юл тоталар.

Бездә технологияләр артта калуның сәбәпләре күп. Шуларың берсен «Российская газета» февральдә язды. «В России действует целая индустрия по продаже призовых мест на олимпиадах» дигән язма бирде. Илкүләм олимпиадада уңышка ирешәсең килсә, рәхим ит – түлә. Сиңа биремнәрнең җавапларын алдан тапшырачаклар. Бу җиңү һәм вузга конкурссыз үтү мөмкинлеген гарантияли. Безнең иң уңышлы дип саналган белгечләребез дә белем пирамидасына урлашып күтәрелә, димәк. Болардан нинди технологияләр көтәсең?

Мөһаҗирләр сәясәте концепциясен тикшерә башласаң, әнә нинди карурманнарга барып чыгасың. Сер түгел: Россиядә җитәкче урыннар сатыла. Ришвәт биреп эшкә урнашканнар бюджет талап көн күрә. Әйтерсез инде: АКШта да шул хәл, диярсез. Әйе, аларда да хәзер «Боинг»лар барып төшә, поездлар бәрелешә, янгыннар сүндерелми. Трамп командасы тиктомалдан гына ил эчендәге башбаштаклыкларны фаш итәргә тотынмады. Аларда начар булу безгә булышмый ләкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре