Хөкүмәт резервта булу турында контракт төзегән кешеләрне Россиядә мөһим объектларны саклау өчен җыю турында закон проектын Дәүләт Думасына карауга керткән. «РБК», Думаның электрон базасындагы документка таянып, шул хакта яза.
Закон проекты нигезендә, резервта булу турында үз ихтыяры белән контракт төзегән кешеләргә генә кагылачак бу. Мондыйлар икътисад өчен, тормыш эшчәнлеген алып бару өчен бик мөһим булган объектларны саклау максатында, Президент указы нигезендә, махсус җыеннарга җибәрелерегә мөмкин.
Документта күздә тотылганча, мондый җыеннарда катнашучыларга хәрби җыеннарда канашучылар өчен каралган барлык социаль гарантияләр биреләчәк. Биредә сүз, хәрбиләрнеке кебек, социаль гарантияләр, компенсацияләр, иминият түләүләре һәм медицина ярдәме турында бара.
Исегезгә төшерәбез: Кораллы Көчләрнең Генераль штабы Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Цимлянский аңлатып үткәнчә, резервистларны хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр белән бутарга ярамый. Резервистлар – мобилизацион резервта булу турында үз ихтыяры белән контрактка кул куйган гражданнар. Аның әйтүенчә, закон проекты барлык гражданнарга да кагылмый, аларны хәрби хезмәткә чакыруны, шулай ук махсус хәрби операция зонасына яки илдән читкә җибәрүне күздә тотмый. «Шулай ук бернинди мобилизация турында да сүз бармый», – дип билгеләп үткән иде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез