Республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән 282 мең кеше яши. Шуның 18 меңе – балалар. Аларның һәркайсы игътибар үзәгендә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда сөйләштеләр. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, инвалидларга уңайлы шартлар тудырылсын өчен төрле дәүләт оешмалары бергәләп эшлиләр.
– Республикада яшәүче сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Бездә 112 социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениесе эшли. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең сәламәтлеген дә кайгыртабыз, тернәкләндерү үзәкләрендә дә дәвалыйбыз, укытабыз, эшкә урнаштырабыз һәм тормышны алып барырга өйрәтәбез, – ди министр. – Инвалидлар урамнарга чыгып йөрсен, тиешле җирләренә барып җитсен өчен дә шартлар тудырыла. «Уңайлы мохит» программасы буенча ел ахырына кадәр 30 социаль объект җиһазландырылачак. Уңайлы мохит булдыру эшендә алар үзләре дә катнашалар. «Халык контроле» аша безгә «Уңайлы мохит» буенча 2771 мөрәҗәгать килде. Аның 88 проценты уңай хәл ителде.
Министр тернәкләндерү үзәкләренә дә тукталды. Бүген аларның саны 17 гә җиткән. Тагын дәүләтнеке булмаган 21 оешма бар. Алар да авыруларны дәвалыйлар. Бу үзәкләрдә туганнан алып 3 яшькәчә сабыйлар тернәкләндерү үтә. Эльмира Зарипова әйтүенчә, нәкъ менә иртә башлаган дәвалауның файдасы зур. Хәтта, кайбер сабыйлар терелеп, аякка баса икән.
– Казандагы «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча ресурс үзәге эшли. Биредә менталь тайпылышлы сабыйларны кабул итәләр. Быел нәкъ биредәге кебек бүлекчәләрне Алабуга, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә ачтык. Бу үзәкләрдә быел барлыгы 4205 гаиләгә авыру баланы тәрбияләү ысуллары өйрәтелде. Өйдә генә торучы 401 инвалид баланы да читтә калдырмадык. Белгечләр аларның өйләренә барып, кирәкле ярдәм күрсәттеләр, – ди министр.
Барлык эшләр дә Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты буенча тормышка ашырыла. Проектның максаты – сәламәтлекләрендә тайпылыш булган кешеләрне тормышка яраклаштыру. Республиканың һәр районында әнә шундыйларны тормышка яраклаштыру өчен шартлар тудырылган. Бүген Татарстанда 1 меңнән артык кеше гап-гади тормыш күнекмәләренә өйрәнә. Яшел Үзән районында урнашкан «Идел» тернәкләндерү үзәгендә яшәргә өйрәтә торган махсус бүлмәләр бар. Алар фатир кебек җиһазландырылган. Биредә 3 ай дәвамында авыру өй җыештырырга, ашарга пешерергә, кибеткә йөрергә, банк картасы белән акча түләргә һәм тагын бик күп сау-сәламәт кешегә гади тоелган эшләргә өйрәнә. 2023 елда биредә – 79, 2024 елда 67 инвалид тормышка өйрәтелгән.
Министр физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруга да тукталды. 2024 елның 10 аенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш эзләп 1 166 инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 791 е эшкә урнаштырылган.
– Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру өчен дәүләт оешмаларга 30 миллион күләмендә субсидия бирә. Әлмәт, Алабуга, Чистай, Казанда урнашкан оешмалар белән тыгыз эшлибез. Соңгы ике елда бу шәһәрдәге оешмаларга 114 яшь инвалид, шул исәптән 52 интернат-йорт кешесе эшкә урнаштырылды, – ди Эльмира Зарипова. – Үз эшен башларга теләүчеләр өчен дәүләт 145 мең сум акча бирә. Аны кире кайтарасы түгел. Бу мөмкинлекне файдаланучылар да бар. Кемдер массаж кабинеты, чәчтарашханә ача. Үзен генә түгел, башкаларны да эшле итә.
Министр махсус хәрби операциядә җәрәхәтләнеп инвалидлык алган кешеләргә дә тукталды. Үзләрен дә, гаиләләрен дә ташламыйбыз, диде.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин инвалид пенсиясенә кагылышлы сорауларга ачыклык кертте.
– Әгәр ата-ана сигез яшенә кадәр авыру бала тәрбияләгән икән, аларның икесенең дә пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге бар. Әйтик, башта 50 яше тулгач, әнисе пенсия рәсмиләштерә. Соңрак 55 яшендә әтисе дә лаеклы ялга китә ала, – ди ул. – Әтиләре махсус хәрби операциядә вафат булган балалар исә ике пенсиягә өметләнә ала. Беренчесе – үзләренә бирелә торган инвалидлык пенсиясе, икенчесе – туендыручысын югалтканга түләнелә торган.
Пенсия дигәннән, Эдуард Вафин, 80 яшьтән узганнарга киләсе елда 1200 сум күләмендәге акча автомат рәвештә күчәчәк, диде. Моның өчен бернинди гариза да язасы булмый. I группа инвалид бала үстергән әниләргә яки опекунга ай саен 10 мең су акча бирелә. Ә инде баланы чит кеше караса, ул 1200 сум акча алачак.
– Инвалид бала үстерүче әни эшләсә, аңа ай саен түләүле 4 көн ял тиеш. Әни кеше аны ай саен алмыйча, 24 көнгә җыеп та ял итәргә мөмкин, – ди Эдуард Вафин. – Инвалидлар шулай ук ОСАГО өчен түләгән акчаның 50 процентын кире кайтарырга мөмкин. Моны медицина-социаль бюро хәл итә.
Очрашуда инвалидларның сәламәтлеге, аларга тиешле дарулар хакында да сөйләштеләр. Шулай ук физик мөмкинлеге чикләнгән балалар укыган мәктәпләр турында да сүз булды.
– Республикада яшәүче инвалидларның тырышлыгы, аларның спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешүләре сөендерә һәм сокландыра. Дәүләт аларны ташламый. Ярдәм чаралары да җитәрлек, – диде Эльмира Зарипова. Аларга безнең кайгырту һәм игътибар кирәк! Без аларны җылы сүз, җылы караш, елмаюдан мәхрүм итмәсәк иде.
Инвалидлык буенча социаль пенсия күләме
I группа – 18 мең 455 сум 73 тиен;
II группа – 7 мең 689 сум 83 тиен;
III группа – 6 мең 536 сум 41 тиен.
Инвалид бала – 18 мең 455 сум 42 тиен
Тумыштан I группа – 18 мең 455 сум 73 тиен
Тумыштан II группа - 15 мең 379 сум 73 тиен
Тумыштан III группа – 6 мең 536 сум 41 тиен
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез