Искене яңарту
Яңа тәкъдим түгел, хуҗабикәләргә акча түләү мәсьәләсе бер бүген генә күтәрелмәде. 2020 елда Дәүләт Думасына шундый эчтәлектәге закон проекты да кертелгән иде, тик документ кире кагылды. Быел март аенда Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов янә өйдә утыручы хуҗабикәләргә акча түләү тәкъдиме белән чыкты. «Йорт хуҗалыгын алып бару, гаилә һәм балаларны карау – авыр хезмәт һәм бу эш минималь хезмәт хакы яки яшәү минимумыннан да түбән булмаган түләүгә лаек», – диде ул. Әлеге тәкъдим дә сүздә генә калды, бүгенгәчә хуҗабикәләрнең дәүләттән акча алулары хакында ишеткәнебез юк.
Пешекче, җыештыручы, кер юучы, бала караучы, машина йөртүче... Бүген хуҗабикәнең вазыйфасы күп, тик аның өчен түләүче юк. Алайса, ирләре түләсен! Психолог һәм җәмәгать эшлеклесе Александра Миллер хатын-кызларга балалар тәрбияләгән һәм тормышны алып барган өчен билгеләнгән айлык акча күләмен закон белән беркетергә тәкъдим итә. Икътисадчылар исәпләп тә чыгарган: өйләнгән ир-ат аена 100 мең сумга якын акчасын янга калдыра. Күктән алынган сан түгел, саннар белән дә раслыйлар: ир-ат ашарга әзерләүче, җыештыручы, кер юучы, үтүкләүче һәм бала караучыны өенә чакыртырга мәҗбүр булса, бер айга шулкадәр акчасын чыгарып бирер иде.
Бер яктан, хатын-кыз хезмәтенең кыйммәтен бәяләргә тырышу гадел дә кебек. Икенче яктан, гаиләне нигезен акча тәшкил иткән ниндидер коммерция проектына әверелдерү куркынычы барлыкка килә түгелме? Ә бит гаиләдә иң мөһиме акча түгел, ә хөрмәт. Тәтештә яшәүче Гөлшат апа Мортазина шулай ди.
– Без икебез дә заводта эшләдек: иртән киттек, кич кайттык. Мин бәрәңге әрчесәм, ирем Рафаэль ит турар иде, – дип искә алды пенсионер Гөлшат апа. – Хатын-кыз – элек-электән гаилә учагын саклаучы инде ул. Ә ул учакны сүндермәс өчен, чистартырга да, ашатырга да, үтүкләргә дә, тәрбияләргә дә кирәк. Без, шөкер, барысын бергә һәм бушлай башкардык.
Башында акылы булган ир-ат тормыш иптәшен тәэмин итә инде ул. Моның өчен кәгазьгә закон язарга кирәкми. Мортазиннар гаиләсе дә шундый фикердә. «Тәэмин итү – акча эшләү дигән сүз генә түгел. Аның эченә көндәлектә ярдәм итү дә, балаларны тәрбияләү дә керә».
– Аптырыйсы юк, хәзер гаилә нигезен акчадан кора башлыйлар. Ир-егет: «Машина, фатир сатып алмыйча өйләнмим», – ди, кыз мәһәргә кыйммәтле фатир, телефон, машина сорый. Без дә чыккан инде кияүгә! Бернинди бүләк бирешү юк иде. Кешесе яхшы, гаиләсе әйбәт, дип кенә сөйләшә идек бит. Хәзер бәхет акчада, – ди Гөлшат апа.
Ир акчасы кадерле?
Хуҗабикәнең хезмәтен мөстәкыйль һөнәр буларак карасак, аның кыйммәтен бәяләп бетереп булмый – гаилә ныклыгы, балалар тәрбияләү, гаиләдәге җылылыкны тәэмин итү... Мондый хезмәт көч, вакыт кына түгел, теләк тә таләп итә.
– Хатын-кызның тормыш мәшәкатьләре бетмәс-төкәнмәс. Аның өстендә – гаиләсен ашату, эчертү, киендерү, өен җыештыру гына түгел, ә балалар тәрбиясе дә. Бүген, һәрхәлдә, минем янәшәмдә гаиләне дә, эшне дә, бизнесны да, шәхси яктан үсү, иҗатны да бергә гармониядә алып барган хатын-кызлар күп. Әлбәттә, бу гармониягә ничек ирешкәннәрен алар үзләре генә беләдер, чөнки бу зур хезмәт сорый. Вакытыңны, көчеңне ничек бүлүең дә мөһим, – дип саный шагыйрә Гөлүсә Батталова. – Әгәр дә хуҗабикәләргә дәүләт тарафыннан акча түләнсә, алар күбрәк бала табарлар, үзләрен гаиләләренә күбрәк багышларлар иде.
Ә инде ирнең акча түләвен аңлап бетерми шагыйрә, чөнки ул акча шул ук гаилә бюджетыннан алына. Уртак казнага керәсе акча хатын кулына гына эләгә дигән сүз.
Хәер, мондый бүленешне хуплаган яшь гаиләләр дә бар. Кукмарада яшәүче Лилия һәм Айдар Сабирҗановлар (исемнәре үзгәртелде. – Авт.) шундыйлардан. Лилия – белеме буенча икътисадчы, ә Айдар район кафесында администратор булып эшли. Өйләнешкәннәренә өч ел тулгач, Лилия үз һөнәрен алыштырган. Хәзер ул – хуҗабикә.
– Гаилә корып, бер ел яшәгәннән соң, улыбыз Таһир туды. Декрет ялына кадәр банкта эшләдем, – дип сөйләде Лилия. – Ирем – дин юлында. Мин дә улыбыз туганнан соң яулык яптым. Мөселманнарга банкта эшләргә ярамый бит, шуңа күрә улыбызны балалар бакчасына биргәч, эшкә чыкмадым. Үз теләгем белән эштән киттем. Яңасын эзләп карадым анысы, тик әлегә уңышсыз. Айдар да әлегә өйдә утырырга киңәш итә.
Иренең теләгенә каршы килми Лилия. Эшкә иртән китәсең, кич кайтасың, ә өйдәгесе барыбер сине көтеп тора. «Өйгә Айдар белән бер вакытта кайтып керә идек. Безне чиста өй дә, кайнар ризык та көтми. Хәзер исә барысы да башкача», – ди хуҗабикә. Хезмәте дә бушка китми Лилиянең. Тормыш иптәше фәкать үзе өчен тотарга дип, ай саен аңа 25 мең сум күләмендә «кесә акчасы» биреп бара икән.
– Гаиләбезне тулысынча ирем тәэмин итә. Матди яктан гына түгел, әлбәттә, ышанычлы ир һәм үрнәк әти дә ул. Үзем эшләгәндә дә, «Монысын үзеңә генә тот», – дип, акча бирә иде. Хәзер исә лаеклы хезмәт хакы ук түли, – дип көлә хуҗабикә. – Юк, ул аны хуҗабикә булганым өчен түләми. «Мин эшләмим әле дип, кызыккан киемеңне, ошаткан хушбуеңны да алырга уңайсызланырсың», – ди ул. Бу акчага үземә кирәк-яраклар алам, артык калганын аерым җыеп барам. Ир-ат хатынына акча бирергә тиеш, дип саныйм. Дөрес, ул аны болай да гаилә банкына алып кайта. «Акча синдә, үзеңчә тот», – ди. Әмма кулыңа атап биргәне кадерлерәк бит.
Хуҗабикәнең «хезмәт хакы» алып эшли башлавына тиздән 8 ай була. Өйдә генә утырып та акча эшләп була икән, дип көлүчеләргә җавабы бар Лилиянең: «Хатын-кызны аңлаучы ир-атлар бик сирәк. Иптәшләремнең миңа: «Син тоткынлыкта яшисең кебек», – дип әйткәне булды. Алай түгел, чөнки яңа эш урыны табуга, эшкә чыгачакмын. Айдар һәр адымымны хуплый».
Сораштыру
Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА, җырчы:
– Бу – минем өчен кыргыйлык, чөнки ир-ат акча түләгән очракта хатын-кыз үзен кол итеп күрсәтә, мескенләнә. Өйдә башкарган эшең өчен иреңнән акча сорау – ямьсез күренеш. Бу – «гаилә» дигән матур төшенчә эченә керми торган күренеш. Гаилә бит ул – бербөтен булу, бер-береңә ярдәм итү. Гаиләдә акча уртак булырга тиеш, әгәр алай түгел икән, мәсәлән, ирендә генә икән, ул аны хатынына болай да бирә.
Александр ДАЛМАТОВ, кинорежиссер:
– Үзем мондый ситуация белән таныш түгел, чөнки минем тормыш иптәшем эшли. Әгәр дә хатын-кыз өйдәге эшне генә карый икән, әлбәттә, аны тәэмин итәргә кирәк. Гомумән, ир кеше һәр яктан да хатынын, гаиләсен тәэмин итәргә тиеш бит. Рәсми төстә акча түләтүләргә каршы, чөнки бу инде – кеше үзе белеп эшли торган әйберләр. Хәзер интернет заманында яшибез. Хуҗабикәләр дә өендә генә бикләнеп ятмый, алай мөмкин түгел чөнки. Миңа калса, киресенчә, башын да күтәрмичә эшләүче кеше дөньядан кача.
Ләйсән ГАЗИЗОВА, декрет ялындагы ана:
– Акчаның артыгы юк инде аның. Тик дәүләт тарафыннан ярдәм булсын ул. Ирем миңа хезмәт хакы түли дип, өйдә утырырга риза булган хатын-кыз безнең илдә бармы икән соң? Эш бит хәтта акчада да түгел. Хатын-кыз эшкә баруы, бизәнеп-ясанып чыгып китүе, хезмәттәшләре белән аралашуы, арып кайтып ятуы белән бәхетле. Мине бала белән утыручылар аңлар. Менә бер көн эшкә чыгып керер идем әле, балам гына кечерәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез