Газетага язылу

Моңсу мәлне ничек җиңел уздырырга?

Караңгы, пычрак, моңсу... Көздән кышка күчкән мәлне күпләр шулай тасвирлый. Салкыннар җитү, төннәрнең озынаюы да авыр кабул ителә шул.

Менә шундый чакларда үз-үзеңә, күңел халәтеңә ничек ярдәм итәргә?

Психолог, фәлсәфә фәннәре докторы Карина Яковкинаның киңәшләре белән танышыйк.

1. Мөнәсәбәтне үзгәртегез.

Октябрьдән алып февраль азагына кадәр чорда күпләр күңел төшенкелеге, моңсулык, хәтта депрессив хисләр кичерә. Аңлашыла инде, бу, беренче чиратта, һава торышындагы үзгәрешләргә бәйле. Кышка кергәндә бу хисләр арта. Асылда, әгәр без шундый салкын, соры чорга карата мөнәсәбәтебезне үзгәртәбез икән, бу авыр хисләр дә безне урап узар иде.

Менә хәзер безнең күбебез «Тагын салкыннар башлана инде...», «Өйдән чыгасы да килми...», «Яз кайчан җитәр инде...» дип, үзебезне үзебез шул авыр халәткә кертәбез. Ахыр чиктә бу безнең гомуми халәтебезгә дә йогынты ясый башлый. Безнең башыбыз авырта, хәлебез булмый.

Ә шунда ап-ак кышны сагынып көтеп алсакмы?! Билгеле инде, кышын җәй көннәрендәге кебек озаклап саф һавада йөреп булмый. Ярар соң, димәк, өйдә утырудан, кино, театр, концертларга йөрүдән тәм табыйк! Өйләребезне иркенләп җыештырыйк, матурлыйк, тәмле ашлар пешерик. Балаларыбыз белән ни дә булса майтарыйк. Беренче карашка, гади генә әйберләр инде. Ләкин нинди күзлектән карыйсың бит!

2. Тизрәк уяныгыз!

Күпләр көзен-кышын караңгылыктан зарлана. Бу аңлашыла да инде: кояш җитмәү рухи һәм физик сәламәтлеккә бик зур йогынты ясый. Ләкин андый чакта үз-үзеңә ярдәм итәргә кирәк.

Әйтик, иртән торып, күзне ачуга, без нәрсә күрәбез? Дөрес, кап-караңгы бүлмә, урамда да дөм караңгы. Менә шул вакытта өйдә булган бөтен утны яндырырга, өйне мөмкин кадәр яктыртырга кирәк. Торгач, 30 минут дәвамында яктылык күрмибез икән, төшкә кадәр уяна алмаячакбыз.

Гомумән, ничек кенә авыр булса да, мөмкин кадәр иртәрәк торырга һәм иртәнге якта үзегезгә ошаган эшләр эшләргә кирәк. Ә моның өчен йокы режимын көйләү мөһим.

3. Саф һавада йөрергә тырышыгыз.

Озакка булмаса да, көн саен урамга чыгарга кирәк. Әйе, кар һәм яңгыр яуганда да. Таш яумый бит! Табигатьтә начар һава торышы юк, диләр бит. Чыннан да, һава торышына туры килми торган кием генә була ала.

Саф һавада йөрү уйларны тәртипкә салырга, тынычланырга ярдәм итә. Билгеле, физик сәламәтлеккә дә файдасы бик күп. Урамда йөргәндә һәм өйгә кергәч, үзегезне «тыңлагыз»: хәзерге вакытта нинди хис-тойгылар кичерәсез? Әле ул хисләрне теркәп тә барырга була.

4. Сәламәтлекне кайгыртыгыз.

Көз-кыш айларында чирләр аеруча котыра. Күпләр, аеруча әти-әниләр, бу чорны әнә шуңа да коты очып көтеп ала. Чирләр кәефне тагын да бозмасын өчен, сәламәтлек турында уйлагыз. Туклануны көйләү, файдалы ризыклар ашау, анализлар бирү ярдәм итә. Шул ук вакытта «менә ул авырый, миңа да йогар инде» кебек уйлардан арыныгыз. Юраганның юш килә торган гадәте бар.

Шуны онытмасак иде: физик сәламәтлеге нык булган кешенең рухы да сау була!

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре