Газетага язылу

Мошенниклар алдау өчен Үзәк банкның яңа кагыйдәләрен куллана башлаган

Мошенниклар РФ Үзәк банкының шикле түләүләргә яңа критерийлар кертү карарын үз файдаларына куллана башлаган. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«2026 елның 1 гыйнварыннан Үзәк банк шикле операцияләрнең алты өстәмә билгесен кертте. Мошенниклар моны инде ике төп сценарийда куллана», – диелә хәбәрдә.

Белгечләр кисәткәнчә, беренче очракта җинаятьчеләр банк яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәрләре булып шалтыраталар һәм яңа кагыйдәләр сылтавы белән «куркынычсызлык өчен» телефон номерын раслауны сорыйлар. Икенче бер хәйлә – бу кагыйдәләр аркасында счетны блокировкалау турында хәбәр итү һәм аны «разблокировкалау» өчен SMS кодны атарга яки акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә мәҗбүр итү.

Экспертлар ассызыклаганча, банклар да, «Дәүләт хезмәтләре» дә беркайчан да телефоннан кодлар, парольләр хәбәр итүне яки акча күчерүне сорамый. Счетлар белән теләсә нинди проблеманы карта артында яки сайтта күрсәтелгән рәсми номерлар буенча гына хәл итәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре