Газетага язылу

Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан: алар пенсиядән коры калу белән куркыта

Аферистлар, янәсе. пенсия счетының ябылуы турында хәбәрләр таратып, кешеләрне, куркудан, ялган сайтка күчәргә һәм анда мәгълүматларын калдырырга мәҗбүр итә башлаган. «Народный фронт. Аналитика» белгече Галактион Кучава «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, пенсионерга, имештер, Россия Социаль яки Пенсия фондыннан, янәсе, пенсия счетының ябылуы турында хәбәр килеп төшәргә мөмкин.  

Биредә шуны истә тотарга кирәк: Пенсия фонды 2023 елдан бирле аерым оешма буларак эшләми һәм аның исеменнән юлланган теләсә кайсы хат – ялган хат булып тора, дигән белгеч.
Мошенникларның максаты – кешене сылтама аша Дәүләт хезмәтләре порталына охшаш итеп ясалган ялган сайтка күчереп, паспорт мәгълүматларын. СНИЛС, ИНН, шулай ук смс-кодларны калдырту.

Шуннан соң мошенниклар пенсионерның шәхси кабинетына кереп, аның исеменә кредит алырга яки алдашуның икенче этабына күчәргә мөмкин, дип билгеләп үткән Кучава.
Ә инде икенче этапта кырыгалдарлар пенсионер белән Россия Банкы, Росфинмониторинг, ФСБ, башка ствруктуралар хезмәткәре буларак тагын бер тапкыр элемтәгә керергә мөмкин.

Пенсионерга алар шәхси кабинетын «ватулары» яки аның исеменә кредит алулары турында белдереп, акчаларын «имин счетка» күчерергә тәкъдим итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре