Мошенниклар вакытларын бушка үткәрми. Көннән-көн мәкерлерәк алдау ысулларын уйлап табып торалар. Хәзер алар ешрак балаларга йөз тота. Чөнки аларны алдау җиңел һәм бик тиз. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.
2025 елда кырыгалдарлар гамәлләреннән 11 мең 831 кеше зыян күргән, шуларның 131е – 18 яшькә җитмәгән яшүсмерләр һәм балалар. Шулай ук хатын-кызларны да ешрак алдыйлар икән. Алар зыян күрүчеләрнең 58 процентын тәшкил итә.
Мошенникларның кырын эшләргә үсмерләрне җәлеп итүе күптән яңалык түгел анысы. Бу хакта гел сөйләп, язып торабыз. Әмма моңа кадәр балаларны нигездә арадашчы итеп куллансалар, хәзер инде акчаны алар кулы белән урлый башладылар. Әти-әнисенең акчасын күчертер алдыннан, мошенниклар балага карата төрле алымнар куллана. Үсмерләрнең бер ишен социаль челтәрдә фәлән кеше белән язышуын бар дөньяга фаш итү белән куркыта, икенче берсенә компьютер уеннарында бүләк отуын хәбәр итә һәм җиңүне раслау өчен әти-әнисенең банк картасы мәгълүматлары кирәк, дип алдый. Өченче очрак иң күркыныч дип санала. Бала белән башта смс-хәбәрләр аша аралашу бара. Яшүсмер белән аны кызыксындырган темаларга сөйләшәләр, серләрен ачтыралар. Ахрыдан, мәгълүмат тупланганнан соң, мәктәптә яки өйдә булганда геолокация җибәрүен үтенәләр. Моннан соң ялган полиция хезмәткәрләре эшкә керешә. Баланы Украина хәрбиләренә мәгълүмат таратучы дип гаеплиләр. Аңа әти-әнисенең банк карталарындагы акчаларны куркыныч булмаган счетка күчерергә яки акчаларның законлы юл белән табылганын тикшерү өчен, хокук сакчыларына тапшырырга күндерәләр. Алдауның барлык очраклары да ата-ананың банк картасы мәгълүматларын әйтү яки балага шуннан ниндидер счетка акча күчертү белән тәмамлана.
Рәдис Йосыпов үткән елның декабрь аенда балаларга карата булган алдау очракларына аерым тукталды. Беренче очракта малайга ялган хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтырата. Алар яшүсмерне әти-әнисе картасында булган акчаның законсыз юл белән килүенә ышандыра. Җинаять эше кузгатылганлыгын, тикшерү эше барышында акчаны махсус счетка салырга кирәклеген, ахрыдан аларны кире кайтарачакларын әйтә. Шулай итеп малай мошенникларга 38 миллион сум акча күчерә. Икенче очракта җинаятьчеләр тозагына кыз бала эләгә, алдау схемасы шул ук. Кыз исә якынча 1 миллион 300 мең акча күчерергә өлгерә.
– Бала ата-ананың банк картасына кагылырга ярамавын белеп торырга тиеш. Үсмернең үз исеменә махсус банк картасы ачып, шунда кирәкле суммада гына акча күчереп торудан да яхшысы юк. Чит-ят кешеләр белән аралашырга, аларга бернинди шәхси мәгълүмат, парольләрне әйтергә ярамавын да яхшылап аңлатырга кирәк, – ди Рәдис Йосыпов. Аның фикеренчә, бала хәтта ата-анасының телефон паролен дә белергә тиеш түгел.
ТР буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сүзләренә караганда, үткән елның 9 ае эчендә банкларның саклану системалары клиентлар счетларыннан акча урлау омтылышларының 111 миллион очрагын булдырмый калган. Шулай да алдау очраклары азайды дип әйтеп булмый, ди ул. Ил буенча россиялеләр мошенникларга 21 миллиард 400 миллион сум акчаларын күчергән. Татарстанда исә бу күрсәткеч – 5,6 миллиард сум. Нурания Хәйруллина, кызык өчен генә дә кырыгалдарлар белән телефоннан аралашырга ярамавын аңлатты. Билгесез номерлардан шалтыратуларны алмау хәерлерәк. «Бер-ике тапкыр алмыйсыз икән, сезгә башка шалтыратучы булмый», – диде банк вәкиле.
Исегездә калдырыгыз: банк хезмәткәре, хокук сакчылары беркайчан да кешегә ниндидер шәхси мәгълүмат, акча сорап шалтыратмаячак. Бу хакта, беренче чиратта, балаларны да кисәтеп кую сорала.
Алданган очракта кичекмәстән «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез