Россиядә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан бәйрәм рухыннан файдаланырга теләгән мошенниклар активлашкан. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Машаров ТАСС агентлыгына сөйләгәнчә, кешеләргә «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм күп функцияле үзәкләр (МФЦ) исеменнән ялган СМС-хәбәрләр килә.
Хәбәрләрдә Россия тарихын белүгә багышланган сораштыруда катнашырга һәм моның өчен акчалата бүләк алырга тәкъдим ителә. Әмма акча күчерү турында сүз дә юк. Кеше сылтамага кереп, шәхси һәм банк мәгълүматларын язганнан соң, аның счетыннан акча алына башлый.
Мошенниклыкның тагын бер төре дә бар. Җинаятьчеләр Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бер тапкыр бирелә торган түләү турында хәбәр итә һәм шәхесне раслау өчен СМС аша килгән кодны сората. Чынлыкта исә бу код шәхси кабинетка яки банк счетындагы операцияләргә керү мөмкинлеге бирергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез