Мошенниклар яңа схема ярдәмендә россиялеләрнең маркетплейслардагы аккаунтларына керә

Мошенниклар алдауның яңа схемасын куллана башлаганнар: россиялеләргә маркетплейстан посылка алу сылтавы белән смс кодын атарга тәкъдим итәләр.

РИА Новости билгеләп үткәнчә, җинаятьчеләр гражданнарга шалтырата һәм янәсе аларга маркетплейстан посылка килгән, дип хәбәр итә. Шул ук вакытта алар кешегә ничек итеп аны алу уңайлырак булыр иде, дип ачыклык кертәләр.

"Кеше бернинди посылка да көтмәвен әйткәч, мошенник моны тикшерергә тәкъдим итә, моның өчен смс кодын атарга сорый", - дип хәбәр итә агентлык.

Аннары, кодны белгәч, аферист маркетплейста корбан аккаунтына керергә һәм аның банк мәгълүматларына керү мөмкинлеге алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре