Хокук саклау органнары танылган эстрада йолдызы Лариса Долинаны алдаган мошенникларның Украина территориясеннән эш итүләрен ачыклаган. Аферистлар, телефон аша үзләрен полиция хезмәткәрләре буларак таныштырып, артистны 2024 елның апреленнән июль азагына кадәр алдап яткан, дип яза “ТАСС”.
Җинаятьчеләр Лариса Долинаны саклык акчасын, янәсе. имин счетка күчерергә, шулай ук күчемсез милек сатудан кергән акчасын курьерга тапшырырга күндергән. Җырчы аларның кушуы буенча хәтта Мәскәү үзәгендәге фатирын саткан.
Мәскәү прокуратурасы мошенниклык очрагын раслаган. Тикшерү нәтиҗәсендә 53 яшьлек хатын-кыз-курьер кулга алынган. Суд Үзәк административ округ прокуратурасы таләбе буенча аны сак астына алган.
Сатылган фатирга арест салынган. Мәскәү прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алган. Хокук саклау органнары мошенникларның һәрбарчасын ачыклау эшен дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез