Газетага язылу

Мошенниклар танышыгызның «клон»ы түгелме?

«Сәлам, бу мин әле!» Телефоннан күптәнге танышыгызның тавышын ишеттегез ди. Сөйләшү гадәти генә башланып китә дә акча сорауга барып тоташа. Менә шунда инде сак булыгыз, танышыгызның мошенниклар ясаган «клон»ы булырга мөмкин бу, дип кисәтә белгечләр.

Мошенниклар танышыгызның «клон»ы түгелме?

Аферистлар, заманча технологияләрдән файдаланып, мессенджер аша юлланган тавышлы хәбәрләрне өйрәнә дә танышыгыз (дустыгыз, туганыгыз) булып сөйләшә. Ләкин аларның сезнең хакта белгәннәре хәбәрләрдәге мәгълүматлар белән генә чикләнә. Шуңа күрә мондый очракта иң элек, сөйләшүне озаккарак сузарга тырышып, уртак танышлар, узгандагы очрашулар турында сораштырырга мөмкин. Мошенниклар мондый тәфсилле сөйләшүгә вакыт исраф итмәячәк. Ә инде чын танышыгыз, әлбәттә, вакыт табачак. Видеошалтыратуга күчүне тәкъдим итү дә урынлы булачак. Бүгенге технологияләр кешене шундук бик сыйфатлы итеп «ясый» алмый әле. Камерасын кабызудан баш тартса, димәк, сезгә куркыныч яный, дигән сүз.

 

Белгечләр өйрәткәнчә, мошенниклардан саклануның иң яхшы ысулы – якыннарыгыз белән код сүзләре уйлап табып, шалтыратучыга карата шик туган очракта, шуны әйтү (сез – үзегезнекен, ул үзенекен әйтә).

 

Инде килеп, үтенечне ишетүгә үк, акча күчерергә ярамавын да онытмаска кирәктер.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре