Мошенниклар Татарстан мөфтие исеменнән шалтырата башлаган

Татарстанның Диния нәзарәте республикада яшәүчеләрне мошенникларның мөфти Камил Сәмигуллин исеменнән шалтыратырга мөмкин булулары турында кисәтә.

Аферистлар шәхси мәгълүматлар яки хезмәт урынында файдаланыла торган мәгълүматлар күрсәтүне, шулай ук акча күчерүне сорый, дип яза “Татар-информ”.
Аларның тозагына эләкмәс өчен барлык дини мәсьәләләр буенча, мөселманнар оешмалары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча Диния нәзарәте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Диния нәзарәтендә call-үзәк эшләп килә. (800) 222 76 67 телефонына шалтыратып, үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар табарга мөмкин.
Мөфти Камил Сәмигуллин шәхсән кабул итүләр дә уздыра. (843) 237 94 53 телефоны аша алдан язылып куярга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре