Газетага язылу

Балаларны мошенниклардан ничек сакларга?

Олысын да алдыйлар, кечесен дә. Мошенниклар корбаннары арасында балалар күп, дип чаң суга белгечләр. Кечкенәләрне куркытып, зурракларын җиңел килә торган акча вәгъдә итеп, төп башына утырталар. Балаларны ничек сакларга?

Балаларны мошенниклардан ничек сакларга?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Замана баласын телефон, планшет кебек гаджетлардан башка күз алдына китереп булмый. Дуслар да, мәктәп көндәлеге дә, фото, музыка ише башкасы да, гомумән, бөтен тормыш шунда. Тик кулдагы телефон дошманга әйләнергә мөмкин. Соңгы очракларның берсе: башкалада мошенниклар 16 яшьлек үсмерне алдаган.

– Алдакчылар 16 яшьлек кызга шалтыратып, аның картасыннан акча алыну һәм үсмер исеменнән Украина кешесенә ышанычнамә язылу турында хәбәр иткән. Бу хәлләргә ачыклык кертү өчен, өйдә тентү үткәрергә кирәклеген дә әйткәннәр. Куркуга калган үсмер бөтен фатирны актарып чыга. Өйдә 200 мең сум акча һәм кыйммәтле бизәнү әйберләре таба. Аларны курьерга алып чыгып тапшыра, – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов.

Ул җәйге каникул чорында балаларга аеруча игътибарлы булырга өндәде. «Әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, балалар белән мошенниклык очраклары турында сөйләшүләрен үтенәбез. Таныш түгел кеше шалтыратып, янап, өйдә тентү үткәрергә мәҗбүр итә икән, бу – мошенниклар», – диде ул.

Ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләр мошенниклардан 2,1 миллиард сумлык зыян күргән. «Мошенникларның корбаннары яшәрә. Алдакчылар кармагына эләгүчеләрнең уртача яше 30 га да тулмый», – диде Татарстан Прокуратурасының тикшерү һәм оператив эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов. Аның әйтүенчә, халыкны күбрәк ялган хезмәткәрләр исеменнән алдыйлар. «Моның өчен чит илләрдәге колл-үзәкләр, курьерлар буларак, безнең ил гражданнарын җәлеп итә», – диде ул.

Рәсми саннардан күренгәнчә, 2026 елның беренче яртысында Татарстанда теркәлгән ИТ җинаятьләр саны, 43,3 процентка кимеп, 15 меңнән 8,5 меңгә кадәр азайган. Шушы вакыт аралыгында мошенниклыкка бәйле – 4,5 мең, банк счетларыннан акча урлауга бәйле – 1350, компьютердагы мәгълүматларны законсыз файдалануга бәйле 708 җинаять очрагы теркәлгән. ИТ җинаятьләрне ачыклау күрсәткече аларның гомуми санының чирек өлешен тәшкил итә.

Балаларның җәйге ялы чорында хокук саклаучылар балигъ булмаганнарга бәйле куркынычсызлык чаралары һәм дропперлык, ягъни арадашчы буларак акча урлауда катнашу, банк картасын сату яки арендага бирүгә бәйле мошенниклык очраклары турында да искәртте.

–Мошенниклар, балаларга шалтыратып, мәсәлән, компьютер уены аша танышкан булып, әти-әнисенең банк картасы фотосын, аларның Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен смс-кодлар сорый. Яшәү урыны, мәктәп адресын сорарга да мөмкиннәр. Аларны төрлечә куркытырга тырышу очраклары да шактый. Шуңа күрә балаларыгыз белән мөмкин кадәр дус булырга тырышыгыз. Аларның буш вакытларын кайда һәм ничек үткәрүе, телефонда, компьютерда нинди уеннар уйнавы белән кызыксыныгыз. Бала иң беренче чиратта әти-әнисенә ышанырга һәм ул-бу була калса, бу хакта өлкәннәргә кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш, – диде Рәдис Йосыпов.

Балалар һәм үсмерләр ник бик җиңел алдакчылар тозагына килеп эләгә? Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Навигатор» үзәге психологы Әдилә Анисимова әйтүенчә, бу аларның психик үсешенә бәйле.

– 25 яшькә кадәр кеше куркыныч тудыра торган хәлләргә тиешенчә бәя биреп бетерә алмый. 12–16 яшьлек үсмерләргә карарларны артык уйлап тормыйча, тиз-тиз кабул итү дә хас. Гомумән, балалар әти-әниләренең ышанычын аклый алмаудан курка, – ди белгеч.

Аның әйтүенчә, балаларны мошенниклардан саклау өчен, иң беренче чиратта алар белән күбрәк аралашырга кирәк.

«Куркынычсызлык турында сөйләгез. Карта номерларын, кодларны таныш түгел кешеләргә әйтергә ярамаганлыгын, акча сорасалар, шунда ук әти-әнигә шалтыратырга кирәк булуын аңлатыгыз. Шул ук вакытта баланы беркайчан да: «Сине алдаячаклар!» – дип куркытырга ярамый. Мәсьәләне читләтеп үтәргә тырышу да тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин».

Әдилә Анисимова гаиләдәге «ышаныч кагыйдәсе» турында да әйтте. «Берәр нәрсә эшләр алдыннан бала өч сорауга җавап бирергә тиеш. Беренчедән, бу куркынычсызлык кагыйдәләренә туры киләме? Икенчедән, мин бу хакта әти-әниләр белән сөйләшә аламмы? Өченчедән, ул-бу була калса, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бармы? Балада әнә шундый «эчке фильтр» булырга тиеш», – ди психолог.

Мошенниклардан саклану чаралары турында да әйттеләр.

– Беренчедән, бу – кредит рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю салу һәм сим-карта рәсмиләштерүне чикләү. Шулай ук мөһим хезмәтләрнең берсе – «икенче кул». Ягъни кулланучы, үз теләге буенча, банк операцияләрен раслау өчен тагын бер ышанычлы кеше билгели ала. Әлеге хезмәтнең тәртибе бик гади. Банкка мөрәҗәгать итүче кеше кайсы операцияләрне «икенче кул»сыз башкара алмаячагын үзе билгели. Мәсәлән, кредит рәсмиләштерүгә чикләү куя икән, акчаны ышанычлы зат рөхсәтеннән башка бирмәячәкләр. Бу өлкән яшьтәгеләрне яклау һәм үсмерләрнең банк картасы аша акча күчерүне контрольдә тоту өчен бик уңайлы, – диде Рәдис Йосыпов.

Илдә үткәрелгән сораштыруларның берсеннән күренгәнчә, 5–17 яшьлек балаларның һәр бишенчесе диярлек (18 проценты) мошенниклар кармагына эләккән. Малай-кызларның яше зуррак булган саен, алар интернетта күбрәк утыра. Балаларга бәйле мошенниклык очракларының күбесе лотереяда «оту» (һәр икенче очрак диярлек), вируслы программа йөкләү һәм тиз генә акча эшләүгә (һәр өченче очрак диярлек) бәйле.

 

Балага экран каршында күпме утырырга рөхсәт ителә?

3 яшькә кадәр – гомумән ярамый

3–5 яшьтә – көнгә 20 минут

6–12 яшьтә – көнгә 1 сәгать

13 яшьтән – көнгә 2 сәгать 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре