Бүгенге катлаулы шартларда 2026 елга кабул ителә торган Татарстан бюджеты барлык социаль йөкләмәләрнең үтәлешен һәм республиканың алга таба үсешен тәэмин итәргә тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламенты президиумы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Парламентта республиканың социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм өч еллык чорга – 2026-2028 елларга бюджет параметрлары турында фикер алышу көтелә», - диде ул. Мөхәммәтшин искәрткәнчә, төп финанс документы проекты Татарстан Дәүләт Советына 4 октябрьдә кергән. Аны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Алга таба аны профильле комитетлар утырышларында карау, муниципалитетларда һәм парламент тыңлауларында аның буенча фикер алышулар үткәрү күздә тотыла», - дип билгеләп үтте парламент спикеры.
Ул комитет рәисләрен бюджет проектын тикшерүгә җаваплы карарга, ТР Хөкүмәтеннән тиешле аңлатмалар алырга һәм татарстанлыларның, шул исәптән бизнес һәм җәмәгатьчелекнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алырга чакырды.
Киләсе елга бюджет керемнәре әлегә - 498,1 миллиард сумнан, чыгымнар 512 миллиард сумнан артып китәр, ә дефицит 13,8 миллиард сум тәшкил итәр дип планлаштырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Россия – мөмкинлекләр иле” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез