Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан халкы ассамблеясе Рәисе урынбасары, Казахстан халкы ассамблеясе секретариаты мөдире Марат Азилханов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Парламент башлыгы кунакка Татарстанның икътисадый потенциалы, республиканың күп тармаклы икътисады турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу уңышлар нигезендә милләтара тынычлык һәм татулык, сәяси тотрыклылык ята. Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. “Һәр халык үз мәдәниятен һәм гореф - гадәтләрен, туган телен һәм милли аш-суын саклап калырга тели, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган, 39 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 265 милли-мәдәни оешманы берләштерүче Татарстан Халыклары ассамблеясы уңышлы эшләп килә. Республикада яшәүче халыкларның туган телләре күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнелә».
Казахстан халкы ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азилханов “Казанфорум” кысаларында уздырыла торган чараларны югары бәяләде. Ул анда катнашуның дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен өстәмә мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Казахстанда күпмилләтле халык мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, һәм бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе дә мөһим. Үз чиратында, Казахстан халкы ассамблеясы бу юнәлештә тормышка ашырыла торган уникаль проектлары турында сөйләргә әзер.
Марат Азилханов шулай ук Казахстан белән Татарстан арасында ныклы сәүдә-икътисадый элемтәләр урнашуын, гуманитар хезмәттәшлек актив үсеш алуын ассызыклады.
 Бүген Казахстанда 205 меңгә якын татар яши, бу – сан буенча чит илләрдә икенче татар җәмгыяте. Татарстанда ике меңнән артык казах яши, Татарстан халыклары ассамблеясы составында казахларның милли-мәдәни автономиясе эшли.
2010 елның февралендә Казахстан һәм Татарстан ассамблеялары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан Дәүләт Советының Казахстан Республикасы парламентының ике палатасы, шулай ук хакимиятләрнең вәкиллекле органнары белән хезмәттәшлеге үсеш ала. 2007 елда Татарстан Дәүләт Советы рәсми делегациясенең Казахстан Республикасына рәсми визиты нәтиҗәләре буенча беркетмәгә кул куелды, анда үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре чагылдырылган. Бу документны үз вакытында ул вакытта – Парламент Сенаты Рәисе, бүген – Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев имзалаган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез