Мөхәммәтшин: «Татарстан чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүгә зур өлеш кертә»

Бүген Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның VIII Бөтендөнья конгрессын ачу тантанасы булды. Быел конгресс «Россия белән бергә» шигаре астында уза. Форум эшендә безнең республика делегациясе катнаша, аны Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Конгресста дөньяның 100 иленнән 400 дән артык делегат катнаша. Форум кысаларында чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны берләштерү, аларның мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен саклау, тарихи ватаныбыз белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре карала.

«Безнең илдә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче ватандашлар белән эшләүгә зур игътибар бирелә, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, конгрессның беренче эш көне йомгаклары буенча журналистлар белән аралашканда. – Ил җитәкчелеге катнашында без ватандашларыбыз белән багланышларга, аларга ярдәм итүгә, туган илгә кайту мөмкинлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышабыз. Әйтергә кирәк, Татарстан бу юнәлештә күп эшләр башкарды».

«Конгресс эшендә дөньяның Перудан алып Австралиягә кадәр төрле почмакларында, шулай ук якын чит илләрдә (Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Беларусь) яшәүче 11 татар делегаты катнаша, – дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев журналистлар белән әңгәмәдә. – Татар-ватандашларыбыз кайда гына яшәсәләр дә ярдәм итү өлешендә без шундый ук алымнар белән бердәм системада эшлибез. Җитәкчелек ягыннан безнең эшебезне тулысынча аңлау һәм хуплау бар. Бөтендөнья татар конгрессы киләчәктә дә чит илләрдә яшәүче ватандашларның сигезенче бөтендөнья конгрессы эше кысаларында бүген һәм иртәгә кабул ителәчәк теләкләрне һәм документларны исәпкә алыр дип ышанам».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре