Мүклисе дә чутлыйсы. Агачтан йорт салу җиңеләячәк

Агачтан йорт салу җиңеләячәк. Ил Хөкүмәтендә моңа бәйле берьюлы өч закон проектын хуплаганнар. Яңалыкларның асылы нәрсәгә бәйле икәне дә билгеле: җәй азагында узган киңәшмәләрнең берсендә Россия Президенты Владимир Путин агач йорт төзелеше тармагын үстерергә кушты. Әйткән сүз – аткан ук.

Илгиз Харисов Казанда һәм шәһәр тирәсендә йортлар салу белән шөгыльләнүче оешмада эшли.

– Соңгы ике-өч елда кирпечтән, шул исәптән блоктан йорт салу икеләтә һәм аннан да күбрәккә кыйммәтләнде. Агач йортларның бәясе исә якынча 20–30 процентка артты, – ди эшләрне башкаручы. – Йортларга ел башында сорау зуррак иде. Хәзер дә төзибез, әмма ул кадәр үк күп түгел. Бигрәк тә зур мәйданлы төзелешләргә сорау кимеде. Кирпеч йортны күбрәк тышкы матурлыгы һәм аны карап тору артык чыгымнар таләп итмәве өчен сайлыйлар. Агач йортта сулыш алу да рәхәтрәк, билгеле. Төзелеш бәясе таш яки агач «тартма» салу, диварларны эчке яктан җылыту, аны тигезләтүгә карап аерыла. Агач йортта ремонт эшләре артык чыгымлы түгел. Ә менә таштан салынганында диварларны җылытудан алып, обой ябыштырганчы шактый тырышырга туры киләчәк. Моннан чыгып караганда агач йорт отышлырак, әлбәттә.

Якын арада агач йортларга өстенлек бирүчеләр тагын да артып китмәгәе. Ил Хөкүмәтендә әлеге төр төзелешне үстерүгә бәйле өч закон проектын хуплаганнар. Бу хакта Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко аппаратында хәбәр иткәннәр. Әйтүләренә караганда, яңалык «түбә»ле булырга теләүчеләрне намуссыз төзелеш оешмаларыннан саклап кына калмыйча, шәхси торак төзелешенең бәясен киметергә һәм агач йортлар төзелешен арттырырга да булышачак.

Аерым алганда, шәхси торак төзелешендә, шул исәптән агачтан йорт салучылар өчен дә, эскроу-счетны гамәлгә кертергә тәкъдим иткәннәр. Билгеле булганча, бүген мондый тәртип өлешләп төзелештә катнашуда гамәлдә. Ягъни төзелеш эшләре тәмамланганчы, милек сатып алырга теләүчеләрнең акчасы аерым хисап счетында саклана. Төзелеш оешмасына ул объект кулланышка тапшырылгач кына күчә. Төзелештә өлешләп  катнашудагы кебек үк, 10 миллион сумга кадәр акча иминиятләштереләчәк, дип фаразлана. «Яңалык гамәлгә кергәч, агач йорт сатып алырга теләүчеләр төзелеш барышында үзләрен ышанычлырак хис итәчәк», – дигәннәр Хөкүмәттә.

Тагын бер үзгәреш агач йортларның бәясенә кагыла. Әлеге төр хезмәтне өстәмә кыйммәткә салымнан азат итәргә тәкъдим иткәннәр. Димәк, төзелеш тә очсызланачак. «Бүген банклар еш кына мондый төзелешләргә ипотека бирүдән баш тарта. Чөнки эшнең тулысынча башкарылып чыга алуына шикләнәләр. Алга таба төзелеш оешмалары турындагы бөтен мәгълүмат реестрда сакланачак һәм алар, үз бурычларын тулысынча башкармыйча, акчаны ала алмаячак», – дигән Виктория Абрамченко.

Хәтерләсәгез, бу елның августында узган киңәшмәләрнең берсендә Россия Президенты Владимир Путин тармакны үстерергә кирәклегенә басым ясады. Чарада күпкатлы агач йортлар төзелеше турында да сөйләштеләр. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр ил күләмендә 14,2 миллион квадрат метр агач торак төзелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 31 процентка күбрәк. Агымдагы ел азагына кадәр исә әлеге күрсәткеч якынча 20 процентка үсәчәк дип фаразлана.

Сан

Росреестрның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда 15 меңнән артык шәхси торак йорт кадастр исәбенә куелган. Аларның гомуми мәйданы 2 миллион квадрат метрдан да артып киткән. Барлык йортларның 7 меңгә якыны – кирпечтән, 2 мең чамасы  агачтан салынган.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: mykaleidoscope.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре