Мумиягә әйләнгәннәр: Татарстанда апалы-сеңелле ике хатын-кыз мәетен тапканнар

Алар ике ел элек үлгән.

23 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә бер фатирда апалы-сеңелле ике хатын-кызның мумиягә әйләнгән мәетләрен тапканнар. Алар бергә яшәгән. Өлкәне – 1945, кечесе – 1950 нче елда туган булган, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, өлкән яшьтәге хатын-кызлар моннан ике ел элек үлгән. Шушы вакыт эчендә аларның мәетләре, кибеп, мумиягә әйләнгән.
Фаҗиганең сәбәпләре һәм барлык нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре