Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары билгеле

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2024 елгы бәйге йомгаклары буенча Муса Җәлил исемендәге 4 республика премиясен билгеләгән. Лауреатлар исемнәре урын алган документны Премьер-министр Алексей Песошин раслаган.
Шулай итеп, премияләр бирелгән:
*Галәветдинова Дания Нурулла кызына – татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе, “Бөртекләп җыелган гомер” китабы һәм “Күңелгә Илһам килә” шигырьләр җыентыгы өчен.
*Гатауллин Булат Илдар улына – театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклау, популярлаштыруга зур өлеш кертүе өчен.
*Гыймаев Айвар Нурис улына – театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклау, популярлаштыруга зур өлеш кертүе өчен.
*Фәхразиев Зөлфәт Тәлгать улына – музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен.
Исегезгә төшерәбез: Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елда Татарстан Президенты тарафыннан гамәлгә куелган. Ул әдәбият, сәнгать, фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә.
Премия ике елга бер тапкыр бирелә. Һәр лауреатка 200әр мең сум тапшырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре