Аның әйтүенчә, шик күләгәсе аларга яшәргә комачаулаган. Җәлилнең хатыны белән кызыннан барысы да читләшкән. Сугыштан соң аларның Столешников тыкрыгындагы йортын күпләр урап узган. Берничә тугры дуслары гына гаиләнең хәленә керергә тырышкан. Чулпан, үсеп, өлкән сыйныфларда укыганда, бөтен ил әтисенең батырлыгы, каһарманлыгы турында белгән.
СССР Югары Совет Президиумы 1956 елның 2 февралендә, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштәге чиктән тыш ныклыгы һәм батырлыгы өчен, үлгәннән соң, Муса Җәлилгә Советлар Союзы герое исемен биргән.
Муса Җәлилне шигырьләре яклаган. Аларны халыкка танытуда Константин Симонов мөһим роль уйнаган. Ул 1953 елның 23 апрелендә «Литературная газета»да «Моабит дәфтәре»ннән шигырьләр бастырган. Шуннан соң «Правда» газетасында «Үлемнән дә көчлерәк» дигән исемдәге язма дөнья күргән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез