МХОда катнашу турындагы белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга мөмкин булачак

Тизрәк һәм уңайлырак. 1 ноябрьдән махсус хәрби операциядә катнашу турындагы белешмәне МФЦга барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга мөмкин булачак. Әлегә кадәр аны хәрби часть командирларыннан яки хәрби комиссариатлардан гына алып була иде. Хәзер эшне тизләтмәкче булалар.

Тиешле карарга Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Билгеле булганча, СВОда катнашу турында белешмәне хәрби часть командирлары яки хәрби комиссариатлар бирә. Аңлашыла инде, беренче карашка гади тоелган процесс шактый вакытны алырга мөмкин. Шуңа да хәзер мондый белешмәләрне Дәүләт хезмәтләре порталы һәм Күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) аша алырга мөмкин булачак. Элеккечә хәрби комиссариатларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, хәзер бу белешмәләр бердәм формада һәм ике төрле булачак. СВОда катнашу өчен – бер төрле, аның гаилә әгъзалары өчен башка төрле белешмә биреләчәк. Документны кәгазь вариантта да, электрон рәвештә дә алып булачак.

Белешмә нәрсә өчен кирәк?

Әлеге белешмә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аның гаиләсе өчен төрле ташламалардан файдалану өчен кирәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда мондый гаиләләргә түбәндәге ярдәм чаралары бар:

– хәрбиләрнең балаларына «Батыр» картасы бирелә. Ул балалар бакчасы, төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, туклану өчен түләүне тулысынча каплый;

– газ үткәрүгә субсидияләр;

– шифаханә һәм профилакторийларга ташламалы юлламалар;

– балалар өчен җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар;

– тернәкләндерү үзәкләренә кабул иткәндә өстенлек, чиратсыз медицина тикшерүе узу өчен мөмкинлек;

– социаль хезмәт күрсәтү;

– балага югары уку йортына керүгә квота яки түләүле бүлектән бюджет бүлегенә күчү мөмкинлеге.

Хәрбиләргә тупланма-ипотека системасы аша торак сатып алу мөмкинлеге, кредит каникуллары; ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән өчен пенялардан һәм күчемсез мөлкәткә салым түләүдән азат итү, нотариаль хезмәт күрсәткән өчен түләүгә ташламалар һәм башка ярдәм чаралары каралган.

Билгеле булганча, сентябрь башыннан Татарстанда республикада Россия Оборона министрлыгы белән хәрби контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнә торган акча күләме 2 миллион сумга кадәр җитә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен, 8 (800) 222-59-00, 117 телефоннарына шалтыратырга яки heroes-tatarstan.ru сайтына керергә кирәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре