Россия Үзәк Банкы декабрь аенда төп ставканың арту ихтималын күздә тота, әмма бу җәһәттән карар кабул ителмәгән әле. Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина шул хакта белдергән.
“Әйе, инфляция көчәю өчен яңа шартлар барлыкка килде, валюта курсы, бәяләр югары булып кала. Әмма, оператив мәгълүматлар буенча, кредитларның, шул исәптән корпоратив кредитларның азрак бирелә башлавын күрәбез”, – дигән ул.
«Исегезгә төшерәбез: Үзәк Банк 25 октябрьдә төп ставканы 19дан 21 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте. Бу рекордлы күрсәткечкә әйләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез