Күптән түгел Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов әнә шулай дип борчылуын белдерде. Ә татар мәктәпләре җитәкчеләре бу уңайдан нәрсә ди? Мәктәпләрдә туган телне укытуга караш нинди?
Тәнәфес үзгәртә
Биектау районының Әлдермеш мәктәбендә бүген 121 бала укый. Монда уку да, тәрбия дә татарча да оештырыла. Ә тәнәфескә чыгуга, укучылар русча сөйләшә башлый.
– Дәресләрне татарча укытабыз, тәнәфесләрдә балалар бер-берсе белән русча аралаша. Ни өчен шулай булуын үзебез дә аңламыйбыз. Сәбәбен телефондагы мәгълүматларның русча булуыннан күрәм, – ди директор Азат Шакиров. – Закон буенча, татар мәктәбендә укыту татарча булырга тиеш. Без шулай эшлибез дә. Сыйныфларда татарча аңламаучылар булса, хәлләренә кереп, ике телдә дә аңлатабыз. Хәзер бит әти-әниләр дә русча сөйләшә. Мәктәп янына килеп туктыйм. Янәшәдәге машинадан әнисе баласын төшерә. Ул аны татар бакчасына бирә, әмма баласы белән русча сөйләшә. Алырга килгәндә дә шул ук хәл кабатлана. Безгә күбрәк Каймардан йөриләр. Әти-әниләренең күбесе – шәһәрдән күчеп кайтучылар. Шәһәр киленнәре дә русча сөйләшә. Ә менә авылныкылар татарчаны онытмый.
Эзләргә генә кирәк
Әлки районының Алпар мәктәбендә бүген 32 бала белем ала. Заманасында 800–900 ләп укучысы булган. Укучылар саны кимесә дә, укыту тәртибе үзгәрми.
– Бездә татар мәктәбе бит. Шуңа күрә 9 нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәрне татарча укытабыз да. Русча укытуга ничек күчеп була соң? Закон бар бит. Үтәмәсәк, аны бозу була. Ә менә 10–11 нче сыйныфта русча укытабыз. Замана баласы ике телдә дә чиста итеп сөйләшә. Аларның русмы, татармы икәнен аера алмыйсың. Соңгы вакытта БДИны уртача балларга тапшыралар. Нәтиҗәләр белән алай ук мактана алмыйбыз. Укытудан гына да тормый кайчак. Көчле, уртача укучылар була. Ул да роль уйный. Ә әти-әниләр арасында татарча укытуга каршы килүчеләр юк, – ди директор Раил Гатауллин. – Татарча дәреслекләр җитмәгән очракта башка мәктәпләр белән алмашабыз. Хәзер балалар саны кими бара. Артык китаплар кала. Уку елы башында алып торабыз да ахырында кире тапшырабыз. Табабыз, бөтенләй табып булмаса, сатып алабыз. Китап бит инде ул бар, аны эзләргә генә кирәк.
Егәрлекне белмиләр
Илнур Хәкимов Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбендә дүртенче ел математика, физика, информатика укыта. Өстәвенә күрше мари мәктәбенә дә укытырга йөри.
– Күпчелек татарча укытабыз. Бер сыйныфта гына татарча бик аңламыйлар. Аларга русча аңлатам. Ә 10–11 нче сыйныфта русча укыту кирәк дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, БДИ тапшырасылары бар. Татар авылы булса да, әти-әниләр русча укытуга каршы килми. Математиканы татарча укытмагыз, диючеләр дә очрый. Авылда рус һәм башка милләтләр дә яши. Әкренләп барыбер русча укытуга күчеп барабыз инде, – ди 27 яшьлек Илнур Хәкимов. – Башлангычта дәреслекләр татарча, ә 5 нче сыйныфтан русча китә. Әмма мин ике телдә дә аңлатам. Физиканы татарча аңлатам, терминнарны аңлап бетермиләр шул. «Егәрлек» дигән сүзне белмиләр, русча әйткәч кенә аңлыйлар. Татар мәктәбендә төгәл фәннәрне русча укыту күпкә әйбәтрәк булыр иде. Олимпиадалар да русча бит. Ә менә тарих, җәмгыять белемен татарча аңлатсыннар.
Шәһәрдә ничек?
Казандагы 155 нче татар гимназиядә 1256 бала укый. Узган уку елында 1 нче сыйныфка биш сыйныф кабул иткәннәр. Быел әлегә өч дип чамалап торалар.
– Безгә күбрәк русча сөйләшә торган татар балалары килә. Менә шундый проблема бар. Аларны татарча гына укытып булмый. Шуңа күрә укуны ике телдә дә алып барырга туры килә. Әти-әниләр безгә балаларын: «Сездә татар мохите», – дип китерә. Дәреслекләр җитми. Барлык сыйныфларга да алып бетереп булмый. Әти-әниләрнең дә кайберләре дәресне русча алып барырга куша, – ди директор Наил Фазылов, чынбарлыкны яшермичә.
Бу урында: «Директор катырак торса, мәктәптә татарча белерләр иде», – диючеләрнең сүзләрен дә әйтеп куйдык.
– Беренче чиратта, әти-әниләрдән тора. Алар каршы икән, җитәкче никадәр генә милли җанлы булса да, өйрәтә алмый. Үземнең балалар саф татарча аралаша. Өйдә туган телдә сөйләшәбез чөнки. Гаиләдә булмаса, мәктәп кенә өйрәтеп бетерә алмый, – ди Наил Фазылов. – Татарча укытабыз, дип кырт кисеп тә булмый. Үзебезнең микрорайондагы балаларны кабул итәргә тиеш. Без кая барыйк? Әти-әниләрне, туган телне бары татарча гына укытабыз, дип кисәтәбез. «Без өйрәнәчәкбез», – диләр.
Казандагы 20 нче татар гимназиянең директоры Рәхимә Арсланова әйтүенчә, татар мәктәпләре татарча укытырга тырыша, ә менә татар балалары укыган рус мәктәпләрендә хәлләр сөенерлек түгел.
– Марат Әхмәтовның фикерләре белән килешәм. Татар мәктәпләрендә телебез тәрбия һәм туган тел кысасында гына бирелмәсен иде. Фәннәр татар телендә алып барылган очракта гына баланың теле тулысынча чарланып, татарча фикер йөртә алачак. Татар мәктәпләре өчен алай борчылмыйм. Тырышып-тырмашып, телне саклыйбыз, фәннәрне татарча өйрәтәбез әле. Ләкин мине рус мәктәпләрендә укучы татар балалары борчый. Аларда тел югала. Икешәр мең укучылы мәктәпләрдә күпме татар баласы укый бит. Кызганыч, анда фәннәрне татарча укыту түгел, туган тел дәресләрен атнага бер сәгать, аннан да кимрәк укытучылар бар. Бер сәгатькә калганда, кайда монда татар теле, кайда монда әдәбият? Татар балаларының туган тел буларак русчаны сайлаганнарын беләм. Анда мохит тә, туган тел дә юк. Җитәкчеләре бераз уйлансын иде. Телгә игътибар бирәбез икән, башка мәктәпләрдәге балалар да телне өйрәнүдән мәхрүм калмаска тиеш, – ди Рәхимә Арсланова.
Шәһәрдә дә, балам татарча укысын, рухи кыйммәтләрне аңлап үссен, диюче әти-әниләр аз түгел. Балаларын Казандагы 2 нче гимназиягә укырга биргән Исламовлар да шундыйлардан. Алар моннан дүрт ел элек Әлмәттән Казанга күченеп килгән. Олы кызлары Диләрә – 9, ә төпчекләре Сәфинә 1 нче сыйныфны тәмамлый.
– Әлмәттән күчеп килгәч, Сәфинәне татар бакчасына биргән идек. Аңа авыр булды. 4 яшьлек чагында кабат рус бакчасына күчердек. Тик 1 нче сыйныфка татар гимназиясенә укырга бирдек. Алдан ук, татарча укытабыз, дип кисәтеп куйдылар. Авыр булыр дип, курыккан идем. Шөкер, ияләшеп килә. Баланың берничә телне өйрәнеп үсүе яхшырак. Дәреслекләр барысы да татарча. Диләрә исә Әлмәттә татар гимназиясендә укыгач, монда укуның бернинди кыенлыгын да күрми. Татар мәктәпләрендә гаилә кыйммәтләрен аңлау, бердәмлек дигән нәрсә көчле. Татар мәдәниятен, тарихын белеп, төрле чараларда катнашып үсәләр, – ди Альбина Исламова.
Фикер
Алсу Шакирова, Нурлат районының Бикүле авыл җирлеге башлыгы:
– Без мәктәптә татарча гына укыдык. Хәзер бит авыл мәктәбендә дә татар балалары русча сөйләшә. Аларга берәү дә кисәтү ясамый. Бездә Муса Җәлил һәйкәле бар. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан митинг ясадык. Мәктәптә балаларга Җәлилнең татарча шигырьләрен өйрәнергә кушканнар иде. Тик бер куплетын да өйрәнеп килмәгәннәр. Балаларның русча сөйләшүен телефон, интернет йогынтысыннан күрәм. Сөйләм телләре дә ярлы. Фигыльне алга куеп сөйләшәләр. Без унсигезәр бит татарча инша яза идек, хәзер алар ярты битне дә яза алмый. Шуңа игътибар итәм: шәһәрдә яшәүче татар баласы авылныкына караганда матуррак сөйләшә хәзер. Әти-әниләр дә телнең кирәклеген аңлап бетерми. Үзләре дә – узган гасырның туксанынчы елларында туган балалар бит. Әмма мәктәпне дә, әти-әнине дә гаепләп булмый. Җәмгыять шундый.
Вазгыять
Алсу Шәрипова, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы:
– Быелгы уку елында республикада 578 татар мәктәбе эшли. Шуларның 94 е – филиал статусында. Алар арасында башлангыч, төп һәм урта мәктәпләр дә бар. Бүген республикадагы татар балаларының 54,3 проценты татар телендә белем һәм тәрбия, ә 26 проценты татар телендә белем ала. Әлбәттә, ел саен татар мәктәпләре санының бераз кимүе күзәтелә. Чагыштыру өчен: былтыр аларның саны 591 иде. Болар нигездә, я авылдагы кечкенә мәктәпләрнең эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору, я балалар саны аз булган вакытта мәктәпләрне кушуга бәйле.
Татар мәктәпләренең барысына да 9 нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәрне дә татарча укыту бурычы куелган, кануннар моңа мөмкинлек бирә. Бу эш – мәктәп җитәкчелегенең намусында. Татар сыйныфларын ачарга берәү дә комачаулык итми. Моның өчен өч шарт булу кирәк. Беренчесе – татарча укыта алырлык укытучы. Икенчесе – мәктәп директорының әти-әниләргә мондый мөмкинлекне аңлатып, әти-әниләр гаризасы нигезендә татар сыйныфы туплавы. Моңа бер закон да комачауламый. Өченчесе –дәреслекләр мәсьәләсе.
Кызганыч, фәннәр буенча татар телендәге дәреслекләрне федераль исемлеккә күпме генә тырышсак та, кертеп булмый. Әмма алар әсбап буларак, мәктәптә кулланыла ала. Мисал өчен, соңгы елларда башлангыч сыйныфлар өчен математика, әйләнә-тирә мохит, 5 һәм 9 нчы сыйныфларга биология дәреслекләрен тәрҗемә иттек. Бу эш белән Татарстан китап нәшрияты шөгыльләнә. Бүген Россия Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз. Бердәм тарих дәреслекләрен тәрҗемәләү өчен хокуклар алу мәсьәләсен хәл итү кирәк. Әлегә 5 һәм 7 нче сыйныф дәреслекләрен күздә тотабыз. Шулай ук 7–9 сыйныфлар өчен алгебра, геометрия дәреслекләрен тәрҗемә итү мәсьәләсе дә карала. Тәрҗемә ителә торган дәреслекләрнең федераль исемлектә булуы шарт.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез