Нәни кызы әтисе каршында машина тәгәрмәче астында калган

Мордовиядә кроссовер йөртүче бер яшьлек кызны әтисе күз алдында таптаган. Сабыйның  гомере өзелгән. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Фаҗига 30 августта Зубовая Поляна бистәсендә була. «Шкода Кадьяк» машинасын йөртүче 55 яшьлек ир-ат игътибарсызлыгы аркасында сабыйны таптый. Сабыйны хастаханәгә илтәләр, тик берничек тә ярдәм итә алмыйлар.

Саранск шәһәрендә яшәүче ир адашканнан соң,  сорашу өчен юл чатына килә.  Аңа бер һәм 8 яшьлек кызлары белән урамда йөрүче 33 яшьлек  бер ир очрый.  Нинидидер бер мизгелдә бала тәгәрмәч астына эләгә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре