Белгеч сүзләренчә, спиртлы эчемлекләрдән баш тарту 1 гыйнвар иртәсен баш авыртуыннан, хәлсезлектән һәм шешенүдән башка каршы алырга мөмкинлек бирәчәк.
"Бу тирән йокыны гарантияли һәм каникулларда булачак актив ял, һавада йөрү һәм уеннар өчен энергия саклый. Сез яңа елга күтәренке рух һәм тотрыклы кәеф белән керәчәксез», – ди Холдин.
Аның сүзләренчә, бәйрәмнең мондый форматы көчләрне экономияләп кенә калмый, ә Яңа ел атнасына да сәламәт тон бирә, ял иткән рәвештә эшкә чыгарга мөмкинлек бирә. Нарколог сүзләренчә, балалы гаиләләрдә күңел ачуның алкогольгә бәйле булмавын күрсәтү, бәйрәмне аек үткәрү аеруча мөһим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез