Наркотиклар белән агуланганнар: дистәләрчә кеше зыян күргән

Әстерханда 20 кеше метадон белән агуланган.

Әстерханда наркотиклар белән күпләп агуланганнар. 20 кешенең канында метадон табылган. Алар авыр хәлдә җирле хастаханәнең токсикология бүлегенә озатылган. Бер кеше комага киткән, дип яза SHOT.

Телеграм-канал мәгълүматларына караганда, соңгы ике көндә Әстерханның 3нче шәһәр хастаханәсенә 20 кеше агуланып озатылган. Төрле яшьтәге, һөнәрләре төрлечә булган бу кешеләрнең барысы да метадон белән агуланган. Зыян күрүченең иң яшенә – 19, иң өлкәненә – 42. Вахта ысулы белән эшләүче 40 яшьлек ир-ат комага киткән.

Шул ук вакытта зыян күрүчеләр санының әле артырга да мөмкин булуын әйтәләр. Полиция тикшерү башлап җибәргән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, метадон аларның барысына да бер үк сатучыдан килеп эләккән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре