Нәзер белән шаярма

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Алар (монафикълар) арасында, «Әгәр Ул безгә Үзенең юмартлыгыннан (байлык) бирсә, без, әлбәттә, сәдака бирер идек һәм салихлардан булыр идек», – дип, Аллаһ белән сүз куешучылар бар. Ул аларга Үз юмартлыгыннан өләшкәч, алар саранлана башлады һәм (Аллаһка буйсынудан) читкә тайпылып, йөз чөерде. Аллаһка биргән вәгъдәләрен бозган өчен һәм алдашканнары өчен, Аның белән очраша торган Көнгә кадәр Ул аларның күңеленә нифак (икейөзлелек) салды», – ди. Шул рәвешле Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәне бозу динебездә икейөзлелек буларак бәяләнә. Шуңа күрә нәзер әйткәндә бик сак булырга киңәш ителә. Әйткән нәзереңне үти алмаган очракта ни эшләргә?

Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.

Равил хәзрәт, укучыбыздан килгән сораудан башлыйк әле. «Абыем операциядән исән-сау чыкса, корбан чалдырам», дип нәзер әйткән идем. Аллаһка шөкер, исән-сау җиңеп чыкты ул аны. Ләкин нәзер итеп әйткән корбанны әле һаман чалдыра алмыйм. Өстемдә тора шул. Корбан чалдырмыйча, шул сарык хакын мохтаҗ кешегә яки берәр авыруга гына күчерсәм ярамасмы икән?

Юк, корбан чалырга дип нәзер әйткәч, корбанны чалырга кирәк. Моның бернинди авырлыгы да юк. Хәзер аның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Мәчеткә акчаңны бирәсең дә, анда синең исемнән корбан чалып, итен мохтаҗларга тараталар. Нәзер әйткәнсең икән, аны үтәргә кирәк.

Гөнаһ гамәлләрне нәзер итүчеләр дә бар бит. Фәлән эш бу юлы да барып чыкмаса, әнә шул гөнаһны кылам, дигәннәрен ишеткән бар...

Нәзер Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән әйберләр буенча гына әйтелә. Ягъни кеше намаз уку, сәдака бирү, ураза тоту, корбан чалу ише гамәлләрне үзенә нәзер итеп алырга мөмкин. Гөнаһ гамәлләрне нәзер итү тыела.

Әйткән нәзереңне үтәмәү гөнаһмы?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Нәзерләр әйткән, әмма үтәмәгәннәргә Аллаһы белән очрашканчыга кадәр монафикълык сыйфаты язылыр», – диде. Нәзерне үтәмәгән саен, кешегә гөнаһ язылып бара. Кеше әйткән нәзерен үти алмаса, ул ун мескенне ашатырга яки ун мескенне киендерергә, йә булмаса, кол азат итәргә тиеш. Хәзер коллар юк. Мескеннәрне киендерергә, ашатырга акчасы булмаса, ул өч көн рәттән ураза тотарга тиеш.

Нәзерне кычкырып әйтү мәҗбүриме? Күңелдән генә әйтелсә дә җитәме?

Нәзер тел белән әйтелергә тиеш. Күңелдән бер нәрсәне эшләргә уйлау ул әле нәзер түгел. «Аллаһ ризалыгы өчен шуны эшлим», – дип тел белән әйткән сүз генә нәзер булып санала.

Кеше исән чакта әйткән нәзерен үтәп өлгерә алмаса, аның нәзере гаиләсе, туганнары өстенә каламы? Әллә һәркем үз нәзерен үзе үтәргә тиешме?

– Әгәр кеше исән чакта нәзерен үтәп өлгерә алмаган булса, моны аның малыннан туганнары эшли. Әгәр мәрхүм сәдака бирергә ниятләгән булса, аның мирасыннан сәдака бирелә. Корбан чалам, дип әйткән нәзере калган булса, аның малыннан корбан чалына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре