Газетага язылу

Нефть, «бозым» һәм инженер

Физиклар һәм лириклар. Төгәл фәннәрне үз итүчеләр һәм гуманитар якка мөкиббәннәр. Совет чорында, миңа калса, бу ике юнәлеш арасында билгеле бер баланс бар иде. Вузлар һәр ике юнәлеш буенча да белгечләрне тигез күләмдә әзерләде. Бәлки техник белгечлекләргә бераз гына өстенлек тә бирелгәндер әле. Гәрчә инженерга хезмәт юлын 120 сум окладтан башларга туры килсә дә.

Бүген хәл башкачарак. «Лирик»лар күпкә артыграк. Андыйларга шартлы рәвештә икътисадчы, менеджер, юристларны да кертми булмый. Чөнки аларның төгәл фәннәргә катнашы юк чутында. Дисбаланс яшьләрнең белемле булудан бигрәк дипломлы булуны хуп күрүендә, гуманитар белем алуның җиңеллегендә генә түгел. Инженерлар, аларның заманча белемлеләре җитешмәү шул һөнәргә булган мөнәсәбәттән тора. Хәл биредә аерым кешедән дә бигрәк илнең дә җайлыны, җиңелне эзләвендә. Бары индустриаль рельсларга күчкәндә, җитештерү, булмаганны бар итү беренче планга куелганда гына инженер хезмәтенең дәрәҗәсе тиешле югарылыкка менә, ул һөнәргә даими ихтияҗ туа ала бит...

Дөньяда «хезмәт бүленеше» дип аталган күренеш бар. Башкача әйткәндә, һәр ил үзе яхшы, бер үк вакытта арзан итеп ясый алган товарны җитештерә, башкаларга шуны сата. Кергән акчага исә үзе җитештермәгәнне сатып ала. Тик менә углеводородлар сатып, нефть долларларына кадактан алып авиалайнерларга чаклы читтән кертүгә көйләнгән икътисадны хезмәт бүленешендә катнашучыга санап булмый. Ходай җитештереп куйганны сатып яту ул җитештерү түгел. Ул – русчалап әйткәндә, халява. Ә менә киресен эшләү – кулыңнан нәрсә килә, барысын да сыйфатлы һәм очсыз итеп киң ассортиментта җитештерә белү – уңганлык, булдыклылык.

Кытай әнә хезмәт бүленеше, дип тормый: уенчыклардан, подгузниклардан алып, автомобильләргә, катлаулы станокларга, тизйөрешле электровозларга чаклы меңләгән төр продукция җитештерә һәм сата. Кытай – зур завод. Дәүләт сәнәгатькә йөз тоттымы, хезмәт җитештерүчәнлеге дигән әһәмиятле икътисадый күрсәткеч тә иртәме-соңмы барыбер тиешле югарылыкка менә. Кытайда ул югары. Андый хәл үзкыйммәтне киметә, товарның бәясен төшерә. Арзан товар, сыйфаты алай ук начар түгел икән, кайда да үтә, сатыла. Инженерлыкка, аңа караган бөтен өлкәләргә, шул исәптән фәнгә дә аерым игътибар һәм мөнәсәбәт – болар хезмәт җитештерүчәнлеген заманча итә, икътисадны көчәйтә, аны күптармаклы итә торган төп факторлар.

Россиядәге алда искәртелгән «халява» җитештерүгә бармак аша каратты, фән, технологияләргә игътибарны түбән тотты. Шунысы да бар: берничә елда гына индустриаль илгә әйләнеп булмый. Аның өчен эзлеклелек, ул юнәлешне өстенлекле итү мөһим. Ким дигәндә бер ун елга. Хезмәт җитештерүчәнлеге, алдынгы илләр белән чагыштырганда, бездә 2–3, кайбер чыганакларга ышанганда 4 тапкыр кимрәк икән, димәк, технологияләр иске, димәк автоматлаштыру түбән, димәк, инженер хезмәтенең абруе тиешле дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә, нәрсәгә алынсак та, ни генә ясасак та, башка җитештерүчеләр, башка илләр белән чагыштырганда ул 2–3 тапкыр кыйммәтрәк чыга. Ул гынамы, корал коюны өнәмәгән бер танышым шаяртканча, нәрсә ясый башласак та, Калашников автоматы килеп чыга.

Россиядә, сәнәгать рельсларына басу дигәндә, соңгы ике-өч дистә елда теләк тә, эзлеклелек тә булмады. Табигый байлыклар, аерым алганда нефтьнең күплеге «аю хезмәте»н безгә әле дә күрсәтеп тора. Санкция-чикләүләргә, импортны алыштыру программаларына да карамастан, без әле дә, дисконтлар куя-куя, чикләүләрне урап узып, астыртын гына нефть сатабыз. Бюджет керемнәренең саллы өлеше һаман да нефть долларлары хисабына үтәлеп килә. Инде дүрт ел буе ил яңа технологияләрсез, аларны безгә сатмыйлар. Кергән товарның күбесе – әлеге дә баягы Кытайдан. Илдә берничә дистә авиакомпания, йөзләгән аэропорт һәм аларның барысына да 15–20 ел элек сатып алынган «Боинг», «Айрбас», «Эмбрайр»лар хезмәт күрсәтә. Заводларга керсәң – тезелешеп, Кытай станоклары һәм 30–40 ел элек үзебез җитештергән «картлач»лар тора. Электрон компонентлар, микросхемалар җитештерү дә һаман яралгы кимәлендә. Мондый хәлләрдә инженер һөнәре ничек дәрәҗәле булсын да, ничек укучы төгәл фәннәргә ябырылсын?

Халык та дәүләт сайлаганны – җиңелне сайлый. Дәүләт чимал сатуны үз итсә, халыкта башка төр җиңеллек. Инженерлыкка уку да, инженер булып эшләү дә, мәсәлән, икътисадчылыкка уку, эшләүдән авыррак. Җылы офиста компьютер экраны каршында оеп утыру сызымнар, технологик карталар тотып, шау-шулы, тимер-томырлы цех буйлап чабып йөрү түгел. Халык беренчесен хуп күрә. Ул икенчесен дә сайлар иде. Әгәр дә инженерның хезмәт хакы, мәсәлән, ике тапкыр югары булса. Хезмәт хакын да, инженерның үзен дә күтәрү өчен күп тырышырга кирәк әле. Шул вакытта мәктәптә балалар да физика, математика белән теләбрәк «баш катырыр» иде. Чамадан арткан юристлар, менеджерлар азрак әзерләнер, бу кадәр үрчемәс иде. Кытайдагыча: инженер – әйдәүче белгеч, калганнар «на подхвате» булыр иде.

Нефть, башка углеводородлар, гомумән, чимал китергән «бозым»нан иртәме-соңмы барыбер чыгасы. Алгарыш теләгәндә, диплом өчен генә уку дигән сансызлыкның да тамырын корытасы, ярым-йорты белемле «шлак» чыгарудан туктап, барлык тармаклар өчен дә квалификацияле, көчле белгечләр хәстәрли башлыйсыдыр. Бүгенге форс-мажорлы, чикләүләр исемлеге даими тулыландырап торган заман безне нәрсәгәдер өйрәтергә тиеш бит инде. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре