Газетага язылу

Нефть кайгысы: Россия артка калган икътисадка юнәлеш ала

Белгечләр, шактый пошаманга төшеп, Россиянең акрын гына архаик, артка калган икътисадка юнәлеш алуын билгели. Сәбәбе билгеле: санкция-чикләүләр, шулар аркасында халыкара кооперациядән, хезмәт бүленешеннән читләшү, бигрәк тә яңа технологияләрсез яши башлау. Чикләүләр кертелгәнче дә икътисадыбызны артык заманча дип атап булма-гандыр. Чималчылыкны кәсеп итү, импортка салыну аркасында ни электроника сәнәгатен, ни авиатөзелешне күтәрә алмадык, машина төзелешенең күп юнәлешләрен зәгыйфь хәлдә тоттык.

Элек күбрәк үз ихтыярыбыз, үз теләгебез белән чималга карап ятсак, хәзер инде, кем әйтмешли, шул ук нефть белән газга дүрт күз белән мәҗбүри рәвештә багасы. Техноло-гияләр сатучы, инвестицияләр белән кереп нидер төзергә, булдырырга ашкынучылар чиратка тезелмәгән. Икътисадны диверсификацияләү, ягъни күптармаклы итү хакында якын араларда гомумән дә онытып торасы. Якын киләчәктә безне тотып торучы, җан асратучы чара булып тагын да шул чимал, аерым алганда, нефть, аның кардәше газ кала.

Тик нефть дигәндә дә ул китергән табыш өскә яңгыр булып яумаячак. Бәяләр түбәнгә мәтәлмәгән җәһәттә дә. Биредә дә сәбәпче – чикләүләр. Тәртәбезне Көнчыгыш тарафка борып, җир маен Кытай, Һиндстан кебек дәүләтләргә сата башладык. Алар, вазгыятьтән шома файдаланып, аны бездән аерым очракларда 40–45 процентка җиткән дисконт (ташлама) белән ала. Ул гынамы. Шул ук Евросоюз керткән чикләүләр 5 декабрьдә генә көченә керәсе булса да, аларның кире йогынтысы инде бүген үк күренә – «кара алтын» ташучы танкерларны иминиятләштерү тукталу хәлендә. Ярты дөньяны урап, Кытайга 5 декабрьдән соң гына барып җитәсе танкерларны инде иминиятләштермиләр. Ә ул эш башкарылмыйча, бер генә судно да порттан чыкмый. Күк асты иленә, Һиндстанга таба торба сузу исә тиз башкарыла торган эш түгел. Шунысы бераз тынычландыра: дөньяда нефтькә ихтыяҗ һаман да зур, Россия аны сатмый тормаячак. Тик менә аннан килгән керем кырыкмаса-кырык төрле каршылык, шул исәптән Көнбатышның бәяләргә «түшәм» куюы аркасында сизелерлек кимеячәк. Процесс инде башланды да.

Әгәр дә ки без вакытында күптармаклы икътисад тудыра алган булсак? Ул чагында үз «кара алтын»ыбыз, ихтимал, үзебездән артмас иде. Шул ук АКШ икътисады, әнә, дөньяда чыгарылган нефтьнең гомумән дә дүрттән берен яга. Хәтсез еллар элек үзем яшәгән шәһәрдә урнашкан нефть һәм газ табу идарәсе (НГДУ) җитәкчесеннән: «Ничек уйлыйсыз, нефть ил өчен бүләкме, әллә җәзамы?» – дип сораганым булды. Гомере буе шул тармакта эшләгән кеше, әлбәттә инде, «Җир мае ул – ил өчен бәла», – дип әйтә алмый. Башлык «бүләк» диде. Булдыклыларга ул, әлбәттә, бүләк. Татарстаныбызга да ул – бүләк. Чөнки без нефтькә генә карап яшәмибез. Үзендә күптармаклы икътисад тудырган Норвегиягә дә, халкын муллыкта яшәткән Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар кебек илләргә дә нефть – бүләк. Ә Ходай бүләгенең кадерен белмәгәннәргә ул – күпчелек очракта сынау һәм дә җәза.

Бәндәләрне Ходай власть биреп, байлык биреп сыный, диләр. Күрәсең, илләрне дә ул табигый байлыклар белән сыный. Россия ул сынауны үтте дип әйтеп булмый. Совет заманнарыннан бирле без шул җир маена ябышып ятабыз. Нефтькә бәя артса – сөенәбез, кимесә – көенәбез. Дөнья базарындагы бәяләргә карап яшәү – бәйлелек. Ул – бер үк вакытта тотрыксызлык та. Россия дигәндә, олы территория дә – сынау. Барысын да Хак Тәгалә: «Чын, хасиятле хуҗа була алырлармы, казылма байлыкларны акыл белән, халык рәхәтен күрерлек итеп файдаланырлармы?» – дип биргәндер. Тик... Сынауларны адәм рәтле итеп үтә алмадыңмы, күкләр җәза җибәрә. Чикләүләр, ихтимал, чираттагысыдыр.

Ә бит нефть бәяләре югары сикергән яңа гасыр башында (онытмаган булсак, даими күтәрелә килеп, бәя 2008 ел башында тарихта беренче тапкыр 100 доллар чиген узган, шул елның җәендә 147 долларга җитеп, рекорд та куйган иде) Россия өстенә нефть долларлары яңгыр булып коеп түкте. Ничә еллар буе без биредә валютаны кая куярга белми интектек. Аптырагач, Резерв фонды дигән, Милли муллык фонды (Фонд национального благосостояния) дигән олы янчыклар ясап, шунда тутырдык. Ул гынамы, долларларны АКШ корпорацияләренең кыйммәтле кәгазьләренә урнаштырдык, акцияләрен сатып алдык. Күктән ишелгән акчага, доллар яңгыры сугарган туфракта зурдан кубып заводлар саласы, эре җитештерү үзәкләре булдырасы, масштаблы төзелешләргә тотынасы, бер сүз белән әйткәндә, чимал акчасын кулланып, чималчылыктан котылу, күптармаклы икътисад булдыру өстендә җиң сызганып эшлисе урында гел башка гамәлләр белән мавыктык. Шулай яши-яши бүгенгә килеп җиттек.

Без ул эшләрне ни өчен эшләмәдек соң? Диверсификациянең илне алдынгы дәүләтләр рәтенә чыгаруда, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүдә төп чара икәнен белү өчен икътисадчы булу да кирәкми. Ник бер дигән ул мөмкинлекне кулдан ычкындырдык без? Моны җиңел килгән нефть долларларының наркотик тәэсире, безне исертүе белән аңлатып булыр иде. Әмма җавапсызлыкта төп сәбәп – нефть бароннарының ил җитәкчелегенә булган йогынтысында, җитәкчелекнең аларны «сындыра» алмавында һәм, ихтимал, теләмәвендә булгандыр. Үзәкнең тактика, бүгенге көн белән мавыгып, стратегия, киләчәк турында уйламавында. Нефть олигархларына Россиянең, аның халкының лаеклы киләчәге әллә бик кирәкме? Юк! Аларга илнең нефть энәсендә калуы мәслихәт. Биредә шау-гөр килеп станоклар, электроника, очкычлар, тулысы белән үзебезнең детальләрдән торган автомобильләр җитештерә, инновацияләр, яңа технологияләр куллана башлыйлар икән, ул кавемгә шунда ук арткы планга күчәсе булачак. Алар моңа риза түгел, аларның һаман беренче рольләрдә каласы килә...

Наил Шәрифуллин

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре