Газетага язылу

Нефть күтәрелә – отабыз, алтын төшә – оттырабыз

Россия икътисад кырында үткән атнада берничә мөһим яңалык булды. Үзәк банк җомга көнне төп ставканы тагын печтек кенә төшерде, 15,5 проценттан 15 кә калдырды. Төп ставканың төшерелүе бурычка чумган бизнес өчен һәм иртәгесе көн ипиен бүген үк ашап куярга гадәтләнгән кредитоманнар өчен әһәмиятле, әлбәттә. Процентның түбәнәюе бизнесны җанландырырга тиеш дип санала.

Тик Үзәк банк карары зур сөенечкә китермәде. Бердән, түбәнәю символик дәрәҗәдә, җитештерүне стимуллаштырырлык ук түгел. Икенчедән, банклар депозитларның ставкасын төшерә, ә кредит ставкаларына кагылмый диярлек, алары һаман да югары кала. Банкирларның оттырасы килми, чөнки бурычка керүчеләрнең күбесе әҗәтләрен түләп бетерми. Менә шул югалтуны банк мафиясе югары процентлар куеп каплый да инде. «Российская газета» бу хакта «Доходность вкладов уменьшится, но кредиты останутся дорогими» дигән баш астында язма бирде. Бу вазгыятьнең куркыныч ягы шунда: кертем ияләре депозитлардагы акчаларын алырга омтылачак, банклар кайтарып бирергә теләмәячәк, бу паника китереп чыгара ала. Кредитларның кыйммәт калуы бөлүчеләр санын арттырачак.

«Скоринг бюро» (кешеләрнең яки компанияләрнең кредитка сәләтен бәяли торган оешма) автокредит түләүне кичектерүчеләр санының 200 меңнән артып китүен хәбәр итә. Темп бер елга 40,8 процент белән үсә.

Иран сугышы нәтиҗәсендә Россия нефтенә бәя күтәрелү башка активларның бәясе төшүен каплый алмый. Кара алтын табышы бер айга 2,5–3 миллиард, бик күп булса 4 миллиард доллар табыш бирер дип көтелә. Алтын бәясе төшү Россия резервларын хәзер үк инде 50 миллиард долларга киметкән. Бюджет дефицитын каплау өчен Үзәк банк сум курсын түбәнәйтә. Кара алтынның сумнардагы бәясе тагын да ныграк үсә, бу җир мае экспортлаучыларның бюджетка түләүләрен арттыра. Әмма бюджет кытлыгы бик зур, көтелгәнгә караганда берничә тапкыр югарырак. Сумны төпкә батырып та каплап бетерерлек түгел.

Якын Көнчыгыш сугышы фонында кискенләшә торган дөнья кризисы ягулык булмаган чимал бәяләрен түбәнәйтә. Магнитогорск металл комбинаты үткән ел 70–80 процент куәтенә генә эшләгән. Быел бу сан 60 ка кадәр түбәнәйгән инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

                                    

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре