Газетага язылу

Невролог инсультмы икәнен белүгә ярдәм итәрдәй сүзне атады

«Удар» сүзе кешедә нәкъ менә инсульт килеп чыгуын аңларга ярдәм итә. Невролог Николай Шамалов «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Ул «У хәрефенең «улыбка» сүзе булуын аңлаткан.

«Кешедән елмаюын сорагыз. Инсульт вакытында авызның бер почмагы төшеп, бит кыйшаеп кала», – дигән ул.

«Д» – «движение». Кеше бер үк вакытта ике кулын өскә күтәрә алмый икән, сагаерга кирәк.

«А» – «артикуляция»не күздә тота. Инсульт вакытында кеше ялгыш сүзләр ычкындыра яки үзенә әйтелгәнне аңламый, гомумән, бик авыр сөйләшә.

«Р» – «решение».

«Шушы билгеләрнең берсе генә пәйда булган очракта да кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк», – дип билгеләп үткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре