Аның фикеренчә, баш мие өчен файдалы беренче гадәт – хәрәкәт. Ул нейроннар өчен «ашлама» – BDNF матдәсе эшләп чыгаруга китерә һәм әлеге матдә баш миен картаюдан саклый.
Икенче гадәт – баш миен гел эшләтеп тоту. Аңа даими рәвештә яңа бурычлар йөкләргә кирәк. Чит телләр өйрәнү, музыка коралларында уйнарга өйрәнү, кроссвордлар чишү, рәсем ясау һәм башка төрле яңа шөгыль табу да файдага булачак.
Өченче гадәт – дөрес туклану. «Сәламәт» ризык баш мие күзәнәкләрен ялкынсынудан һәм стресстан саклый. Балык, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк кулланыгыз, көненә бер-ике чынаяк яшел чәй эчегез.
Дүртенче гадәт – баш миенең дошманы булган хроник стресска бирешмәү. Тынычлык сакларга өйрәнегез: һавада күбрәк йөрегез, якыннарыгыз белән күбрәк аралашыгыз, сулыш гимнастикасы ясагыз.
Бишенче гадәт – сыйфатлы йокы. Йоклаганда, баш мие начар аксымнардан чистарына, хәтерне ныгыта, нейроннар арасындагы элемтәләрне яңарта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез