Соңгы вакытта яңа уку елының үзгәрешсез башланганы юк. Инде язганыбызча, быел ОБЖ, хезмәт дәресләре заманчалаштырыла, гаилә белеме дәресләре кертелә. Шулай ук телефон тыела, мәҗбүри хезмәт тә кайтачак. Укытучылар әлеге яңалыкларны хуплыймы? Ә үзләре ниләр көтә икән?
Айдар Гарифуллин, Түбән Кама мәгариф идарәсе башлыгы:
– Быелгы яңа уку елында мәктәпләрдә телефоннарны дәресләрдә куллану тыела. Моңа уңай карыйм. Директор булганда ук, моны кертә башлаган идем. Мәктәпләребез җиһазландырылган, телефонсыз да электрон ресурслар җитәрлек. Телефон булмаса, балалар бер-берсе белән аралаша башлар. Шунысы да кызык. Элек безне коридорда йөгергән өчен сүгәләр иде. Безне хәзер, киресенчә, аларның йөгермәве борчый. Хәрәкәтләнгән бала сәламәт була. Сәламәтлекне саклау бик мөһим. Әти-әниләргә дә аңлату эшләре алып барабыз.
Бездә дә укытучылар җитми. Моны дәресләрне күбрәк биреп хәл итә алабыз. Түбән Кама педагогия көллияте бар. Чаллы, Алабуга педагогика университеты белән эшлибез. «Безнең яңа укытучы» гранты да ярдәм итә. «Сибур» компаниясе белән химия-технология кластеры оештырачакбыз. Бу – республикада гына түгел, Россиядә уникаль әйбер. Ул ике мәктәп, бер бакча һәм экология-биология үзәген үз эченә ала. Балаларны химия фәненә кызыксындыру үзәге булачак. Түбән Кама – химиклар, нефтехимиклар шәһәре. Бездә һөнәргә өйрәтү эше нык алып барыла. Моңа сәнәгать оешмалары ярдәм итә.
Рәмзия Сәлимова, Алабуга районының Олы Шүрнәк мәктәбе инглиз теле укытучысы:
– Укытучыга караш үзгәрсен иде. Мәктәпләрдә педагоглар җитми. Авылда укытучы да, тәрбияче дә кирәк. Беренчедән, хезмәт хакы аз булгач, китәләр. Яшь укытучылар килергә атлыгып тормый. Акчаны арттырсыннар иде. Икенчедән, укытучыны юк-бар эш белән, теге бәйгедә катнаш, монда катнаш дип, аптыратмасыннар иде. Онлайн укытулар да ешаеп китте. Укытучы укыту белән генә шөгыльләнсен иде. Алай гына түгел бит. Ниндидер сораштыру, анкеталар, курслар... Тыныч кына эшләргә ирек бирмиләр. Ял бетте, мәктәпкә эшкә чыктык. Яңгырларга кадәр балалар белән бакчада эшләдек, хәзер кабинетларны яңа уку елына әзерлибез.
Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе:
– Районда мәгариф системасы тотрыклы. Балалар саны артуга әллә ни өметләнмибез. Халык барыбер авылдан китү ягын карый. Әмма шулай да үзебезнең мәктәпләр, укучыларны саклап калу ягында без. 9 нчы сыйныфтан соң, әти-әниләр белән сөйләшеп, укучыларны 10 нчы сыйныфка калдырырга тырышабыз.
Яңа уку елында 1 нче сыйныфка 75 бала керәчәк. Әлбәттә, укучылар саны кими. Рус теле, физика укытучыларына кытлык бар. Яшь укытучылар да азрак. Ләкин кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз дип уйлыйбыз. Авыл җирендә өстенлек шунда: балалар тәрбиялерәк, укытучыларның да абруе бар. Мөгаллимнәр ныклы белем бирә. Балалар сынауларны яхшы тапшырып, югары уку йортларына керә.
Яңа уку елыннан ил мәктәпләренә гаилә белеме дәресләре кертелә. Бездә ул хәзер дә укытыла. Һәр мәктәптә өстәмә дәрес буларак өйрәтәбез. Без укыганда да бар иде ул. Замана баласын тәрбияләү, замана гаиләсен кору буенча эшлисе бар әле. Моның өчен аерым курслар оештырырга кирәк дип саныйм.
Гөлназ Ихсанова, Әлмәт районының Сөләй мәктәбе биология, география укытучысы:
– Авыл мәктәпләрендә балалар саны кимү борчый мине. Безнең өч катлы мәктәптә нибары 34 бала калды. Укучылар күп булганда, гөрләп тора иде. Менә шул шау-шуны сагынабыз. Үзебез дә шул мәктәпне тәмамладык. Бер дә ябылуын теләмибез.
Шөкер, хисап эшләре кимүгә таба бара. Алай бик авыр түгел. Эш программалары да хәзер уңайлы. Кәгазь эше кимеде. Балалар белән эшләргә мөмкинлекләр арта башлады. Авыл мәктәпләрендә яңа технологияләр күбрәк булсын иде. Лабораторияләр иске. Алар безнең әниләр укыган заманнан калган. Бердәнбер лаборатория җиһазлары химия кабинетына кайтты. Яңа әсбаплар артса, сөенер идек. Укучылар аз булса да, уңышларын күрсәтеп тора. Биолог буларак, укыткан укытучыларымның мирасына таянып эшлим.
Ленар Хәбибуллин, Чистай районының Мөслим мәктәбе укытучысы, «Ел укытучысы – 2024» бәйгесенең «Авыл укытучысы» номинациясе җиңүчесе:
– Узган уку елында мәктәптә 60 бала укыды. 11 нче сыйныфны биш укучы тәмамлады. Быел балалар саны кимрәк булачак. Әлегә барлык сыйныфлар да бар. Күрше мәктәпләрдә кайберләре юк. 1 нче сыйныфка да киләчәкләр.
Соңгы вакытта мәгариф системасын, программаларны гел үзгәртеп торалар. Менә шулар комачаулык тудыра. Акбурын да, яңа технологияләрен дә кулланабыз. Соңгы вакытта авыл мәктәпләренә «Үсеш ноктасы» программасы буенча география-биология кабинетына җиһазлар кайтты. Экологиягә кирәкле әсбаплар да бар.
«Ел укытучысы» бәйгесендә «Әтием биштәре» проектын тәкъдим иткән идем. Дәресләрдә шуны кулланырга тырышам. Тәрбия нигезләрен күздә тота ул. Тимерче әтием күп нәрсәгә өйрәтте. Мәктәптә үзебезнең традицияләргә таянсак иде. Моңа кадәр Сингапур методикалары белән дә эшләп карадык. Ул әйбәт, әмма истә калмый. Үз укытучыларыбыз таянган ысуллар онытылмас та, белем бирү сыйфатын да күтәрергә булышыр иде. Республикада талантлы укытучылар күп бит. Без төрле киңәшмәдә дә, семинарларда да аларның тәҗрибәләре турында яратып тыңлыйбыз. Милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән алымнар киләчәктә күбрәк булсын иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез