Ни өчен кайбер кешеләр, ашау-эчү мәсьәләсендә бик сак булса да, тиз тазара, ә кайберәүләр, күп ашауга карамастан, артык авырлык җыймый? Медицина фәннәре кандидаты Сергей Вялов әйтүенчә, биредә нәселдән дә мөһимрәк бер көчле фактор бар. “Российская газета” белгечнең блогындагы мәгълүматларга таянып шул хакта яза.
“Эчәкләребездә яшәүче триллионнарча бактерияләр бу”, – дип билгеләп үткән табиб. Микробиомның (бактерияләрнең) составы күп кенә очракларда тиз тазаруның төп сәбәбенә әйләнә дә икән инде.
Аның әйтүенчә, никадәр тырышып та, артык авырлыгын ташлый алмаучы кешеләрнең эчәкләрендә Firmicutes тибындагы бактерияләр өстенлек итә. Әлеге бактерияләр артык авырлык җыюга зур йогынты ясый, чөнки алар ризыктан кирәгеннән күбрәк калорий алырга “ярдәм итә”. Нәтиҗәдә кеше юаная.
“Күз алдына китерегез: ике кеше бер үк төрле салат ашый ди. Берсе аннан – 100 калорий, икенчесе – 115 калорий ала”, – дип билгеләп үткән табиб.
Белгеч бу хәлдән котылу өчен туклануга игътибарлы булырга киңәш иткән. Микробиомга артык нык эшкәртелгән продуктлар һәм шикәр, ясалма тәмләткечләр, антибиотиклар зыян сала. Шулай ук кайбер продуктлардан йөз чөерү дә моңа этәрә.
Табиб эчәклекләрдәге “дөрес” бактерияләр өстенлек итсен өчен пребиотиклар, суган һәм сарымсак, банан, солы, алма, кузаклыларны күбрәк кулланырга киңәш иткән.
“Шулай ук пробиотиклар: кефир, йогырт, тозлы кәбестә дә бик файдалы”, – дип өстәгән Сергей Вялов.
Табиб сүзләренә караганда, мондый ризыклар куллану микробиомны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге бирә. “Ашау-эчү никадәр төрлерәк булса, шуның кадәр яхшырак”, – дип йомгаклаган ул сүзен.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез