Газетага язылу

Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? «ВТ» журналисты авыл халкының хәлен белеште

Алтын утта сыналыр, адәм эштә сыналыр, диләр. Көзге матур көннәрдә нәрсәләр белән мәшгуль сез? Яшелчә, җиләк-җимешләрегезне урнаштырып бетердегезме әле? Бакчаларыгызда тәртипме? Авылыгызда нинди яңалыклар бар? Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

Гөлнара Усманова, Буа районының Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы:

– Тормыш үз көенә бара. Авыл халкы бакчасына тирес түгә, җирен сукалый. Уңыш әйбәт булды. Әле менә Өлкәннәр көнен үткәрдек. Җирлектә 212 өлкән кешебез бар. Аларның 177 сенә «Авангард» җәмгыяте азык-төлек пакетлары өләште. Фермерлар биш кило он таратты.

Авылларда шактый эшләр башкарылды. Татар Аксуында 300 метр юлга таш җәйдек. Чуаш Аксуы юллары яктыртылды. Тутай авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы ясарга тотындык, контейнерлар урыны булдырдык. Ике авылга зиратны яңартырга рәшәткәләр алдык. Анысына халык акчаны үзе җыйды.

СВОдагы егетләрне онытмыйбыз. Клубта маскировка челтәрләре үрәбез. Гуманитар ярдәм җыябыз. Кызганыч, сентябрь ахырында Тутай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егетебезне күмдек.

Вәзирә Гыйльмуллина, Минзәлә районының Куян авылы фельдшеры:

– Авылда ятып чирләүчеләр юк, шөкер. Балан, миләш, төрле дару үләннәрен әзерлибез. Гриппка каршы прививка ясатучылар да бар. Диспансеризацияне үткәреп бетердек инде. 16 йорт кына бездә. Яшьләр кайтмый, сабыйлар тумый. Юлы, эше булмагач, шәһәргә китәләр инде. Буш йортларга кешеләр кайтыр дип өметләнәбез әле. Шунысы сөенечле: авылга 3 чакрым таш җәячәкләр. Эш башланды инде.

Бакчадагы бар әйбер дә уңды быел. 6 капчык бәрәңге утырткан идек, 86 итеп алдык. Әкәмәт булды ул. Тик чери диючеләр дә бар. Безнеке әйбәт тора әле. Шатланып ашарга язсын.

Айсылу Сәгъдиева, Әтнә районының Бәрәскә мәктәбе директоры:

– 1 нче сыйныфка 9 бала укырга керде. Аларны укырга, язарга өйрәтәм. Белгечлегем буенча башлангыч сыйныф укытучысы мин. Мәктәптә барлыгы 71 укучы белем ала. Укытучылар да, әти-әниләр дә «МАХ»ка күчеп бетте инде. Шуның аша аралашабыз. Кыенлыгын сизмибез. Интернет эшләсә, тоткарлыклар булмый.

Мәктәп бакчасында ел саен чөгендер, сарымсак, кишер, помидор, кыяр үстереп сатабыз. Продукцияне күптән түгел Казанда агропаркта мәгариф оешмалары арасында узган ярминкәдә саттык. Чөгендерне авыл халкына да пешереп саткалыйбыз. Укытучылар да алгалый. Ашханәдә туклану бердәм меню буенча оештырыла.

Тәлгать Әүхәдиев, Кукмара районының Камышлы авылы (техника төзәтүче):

– Иң сөенечлесе: икенче оныгым туды. Айзат дип исем куштык. Авыл бик үзгәрде. Авылда дәүләт программалары буенча 30 йорт төзелде. Күптән түгел шуларны ачтылар. Бездә буш йортлар юк. Быел беренче тапкыр урам көнен уздырдык. Бәлешләр пешердек. Самавыр куйдык. Гармуннар уйнадык. Бик күңелле узды.

Суыткычлар төзәтү белән шөгыльләнәм. Бервакытта да игъланнар биргәнем юк. Хәзер барысы да интернеттан эзләп таба. Ремонтларга төрле районнардан китерәләр. Үзем дә Мамадыш, Нократ Аланы, Сабага баргалыйм. Ашыгып эшләмим. Ватык дип чүплеккә чыгарып ыргыттыру ягында да түгелмен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре