Газетага язылу

Ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән икесе беренче ярдәм күрсәтә белми. «Иҗтимагый фикер» үзәге тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Фаҗига булганнан соңгы 9 минут эчендә беренче ярдәм күрсәтелсә, 90 процент очракта кеше гомерләрен саклап калып булыр иде, ди табиблар. Беренче ярдәм турында без нәрсәләр белеп торырга тиеш?

Ничек беренче ярдәм күрсәтергә?
Илдар Мөхәммәтҗанов

1. Медицина белеме булмаган кеше беренче ярдәм күрсәтә аламы? Беренче ярдәмне һәркем күрсәтә ала. Әмма бер искәрмә бар: ярдәм итүче зыян күрүчегә үз белдеге белән дару эчертергә, укол ясарга тиеш түгел. Бу катгый тыела! Мисал өчен, тукталышта кәефсезләнгән әбигә кесәсеннән йөрәк даруы чыгарып эчерткән кеше закон буенча җаваплылыкка да тартылырга мөмкин.

2. Ярдәм итәм дип, кешегә тагын да күбрәк зыян салган (ялгыш кулын чыгарган, кабыргасын сындырган һ.б.) кешене нинди җәза көтә? Кеше гомеренә куркыныч янаганда күрсәтелгән беренче ярдәм вакытында сәламәтлеккә ялгыш зыян салган өчен закон нигезендә җәза каралмаган. Әйтик, янган машина яки йорт эченнән күтәреп чыкканда кешенең кулы яки аягы сынса, коткаручы бернинди җәзага да тартылмый дигән сүз бу.

3. Җирдә хәрәкәтсез яткан кеше очратсаң, нишләргә? Иң элек кешенең аңында икәнлегенә инаныгыз. Җилкәләреннән каккалап бирелгән: «Хәлегез ничек?» – дигән соравыгызга җавап ишетелмәсә, сулышын тикшерегез. Җирдә ятучының маңгаен тоткан килеш башын артка ташлатып, ике бармак белән ияк астыннан тотыгыз. Алга таба зыян күрүчегә таба иелеп, сулышы бармы-юкмы икәнлеген тикшерегез дә ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

4. Кеше суламаган, пульсын да табып булмаган очракта нишләргә? Пульс – ышанычлы күрсәткеч түгел. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ кешенең иң элек сулышын тикшерергә кирәк. Сулышы сизелмәсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз. Төгәл адресыгызны, кешенең аңында булу-булмавы, сулау-суламавы турында да төгәл җавап бирергә әзер булыгыз. Табибларны көткән арада йөрәк-үпкә реанимациясенә тотынырга кирәк. Ул “авыздан авызга”, яисә “авыздан борынга” ысулы белән үпкәләрне ясалма рәвештә җилләтү, йөрәккә массаж ясаудан гыйбарәт. Соңгысыннан куркырга кирәкми. Моның өчен кушырылган куллар белән күкрәк читлеге уртасына көчле итеп басарга кирәк. 30:2 кагыйдәсенә (30 тапкыр күкрәк читлегенә басу, 2 тапкыр авыздан һава чыгару) таянып эш итегез. Боларны дөрес башкарган очракта, зыян күрүченең күкрәк читлеге җиңелчә генә күтәрелгәндәй булыр. Йөрәккә массаж ясаганда, кешенең башы артка ташлатылган булырга тиеш. Болай эшләгәндә, сулыш юллары ачыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре